Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 24 июнь 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1.Потап-Томбарлы авылында апрельдән республика программасы буенча балалар бакчасын капиталь ремонтлау башланды. Бу максатларга 7 миллион сумнан артык акча бүленеп бирелгән.

2.Һава температурасының 30 градустан эссе торуы халыкны су буйларына, ачык бассейннарга тартты. Шәһәребезнең ачык бассейнына атнаның кайсы көне булуына карамастан олысы-кечесе су коенырга, кояшта кызынырга җыела.

3. Җәйге эссе көннәрдә якын-тирәдә сулыклар булмаса, организмга авырга туры килә. Моннан тыш, эсселек кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Баулылылар эсселектән ничек котыла һәм табиб нинди киңәшләр бирә ала. 

4. Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

5. Кинологлар һөнәри бәйрәмнәрен каршы алды. Баулы районының Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә барлыгы биш эт - овчаркалар хезмәт итә. Кешенең дуслары җинаятьчеләрне кайнар эздән эзли, шартлаткыч матдәләр эзләү белән шөгыльләнә, конвойларны озата бара. Алар белән тәҗрибәле кинологлар эшли. Шуларның берсе хакында безнең киләсе материалда.

6. Йөрәгендә катлаулы авыру булган, баулылы, дүрт яшьлек Эльмир Шахвәлиев хакында без үзган эфирларыбызда сөйләгән идек инде. Аны Американың Бостон шәһәрендә катлаулы операция көтә. Бүгенге көндә гаилә күптән көтелгән җиргә юллана.

7. Бу атнада Баулының Сабан туе бәйрәме уза торган мәйданы тулысынча укытучылар карамагында иде. Алар биредә спорт ярышларында катнаштылар, аралаштылар һәм вакытны бик күңелле үткәрделәр. Бәйрәмдә Баулы телевидениесенең төшерү төркеме дә булып кайтты.

8.Татар Томбарлы авылында Әбиләр Сабан туе узды. Бу бәйрәм авылда 1966 елдан башлап ел саен үткәрелә. Иң җылы бәйрәмнәрнең берсендә безнең хәбәрчебез Кадрия Гыймазова булып кайтты.

9. Баулыда мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында тренажер-машинкаларда яңа спорт төре – “Я смогу” сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Марат Ильясов тырышлыгында барлыкка килде. Аның җитәкчелегендә баулылар автор тренажерлары белән өченче шәһәрдә ярышлар оештырып кайттылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ