Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 21 апрель 2022 ел

"Хәбәрләр" тапшыруының яңа чыгарылышы.

Төп темалар: 

1. 2022 елда "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында Баулыда шәһәр территорияләрен зур яңарту – 25 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган. Шәһәрдәге ишегалларын ремонтлауга 213 миллион сумнан артык акча салынган. Бу атнада масштаблы ремонт узачак ишегалларында яшәүчеләр белән йомгаклау очрашулары башланды. Район җитәкчелеге һәм халык техника һәм төзүчеләр эше башланыр алдыннан йорт яны территориясен төзекләндерү турында фикер алышачак.

2. Санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр дәвам итә. Фәнис Яруллин һәйкәле янында да күмәк җыештыру эшләрен башкардылар.

 3. 19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә.

4. Тиздән Бөек Җиңүгә 77 ел тула. Баулылар Җиңү көненә әзерләнәләр. Бу атнада шәһәрнең үзәк мәйданында Җиңү Парадының репетицияләре башланды.

5. Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәпләрдә төрле чаралар уздырыла, күргәзмәләр эшли. Безнең төшерү төркеме Кызылъяр авылында булып кайтты, тулырак алдагы видеоязмада.

6. Бөек Җиңү көненә багышланган әдәби цикл тәкъдим итәбез. Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр әлеге көн турында шигырьләр укый.

7. Баулының "Өмет" мәчетендә район ифтары үткәрелде. Мәҗлескә республика кунаклары, район җитәкчеләре, барлык авыл җирлекләре имамнары да чакырылган иде. Чара Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан булды. Ифтар мәҗлесенә 200ләп кеше килде.

8. Теманы дәвам итеп. Районның авыл җирлекләрендә дә мәчетләрдә күмәк көч белән зур ифтарлар оештырыла. Шундый мәҗлесләр Салих, Кызылъяр авылларында да үтте. Барлык ифтарлар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан да оештырылды.

9. 22 апрельгә   Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 37 яңа очрагы теркәлгән. Шуларның икесе Баулы районында.

10. Инде өченче ел дәвамында җир шары халкы яңа коронавирус инфекциясе дулкынында яши. Ул әледән-әле баш калкыта. Баулыларны да короновирус авыруы читләтеп үтмәде.

11. Баулыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны толы, тыл һәм Хезмәт ветераны Гөлсем Насырова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны  район җитәкчекләре, якыннары һәм үзе эшләп лаеклы ялга чыккан эш урыныннан хезмәттәшләре өенә барып тәбрик иттеләр.

12. 2022 елның икенче яртыеллыгына “Слава труду” һәм “Хезмәткә дан” газеталарына абунә дәвам итә. Абунә кампаниясе кысаларында Баулы администрациясе район башлыгы Ильяс Гозәеров Бөек Ватан сугышында катнашучыларны җирле газетага яздырды.

13. Абунә декадасы чорында, 4 апрельдән 14 апрельгә кадәр, “Баулы-информ” редакциясе “Акчагызны янга калдырып, бүләкләр отыгыз” акциясе уздырды. Әлеге акция кысаларында “Слава труду” һәм “Хезмәткә дан” газеталарына 2022 елның икенче яртыеллыгына язылган баулылар бүләк уйнатуда катнашты.

14. Гади агачтан яки фанерадан ясалган әйберләр бервакытта да актуальлеген югалтмый. Баулыда яшәүче Марсель Искәндәров та гади генә фанерадан күз явын алырлык көнкүреш әйберләре, сувенирлар һәм уенчыклар ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ