Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 20 май 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

1. Шимбә, 22 майда, районыбызның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлачак. Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аппарат киңәшмәсендә дә күтәрелде.

2. Җылы, кояшлы көннәр – җәйнең иң матур вакыты. Шунлыктан күпләр кояшта кызынырга, су керергә, җәйнең ямьле, эссе көннәреннән файдаланып калырга тырыша. Тиздән укучы балаларның да җәйге каникуллары башлана. Шуңа күрә, кояш кызуында озак булуның -  хәвеф алып килүен дә онытырга ярамый. Чөнки чамадан тыш эсселек кеше организмына начар тәэссир итә.

3. Баулы районы хуҗалыкларының күбесендә язгы чәчү эшләре тәмам. Берничә хуҗалыкта гына чәчкечләр һаман кырда. Соңгы культуралардан кукуруз һәм карабодай чәчеп бетерәсе калган. Кукуруз район буенча 2500 гектарда, ә карабодай 800 гектардан артыграк җирдә чәчелә.

4. Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырылаган проект кысаларында бушлай, шул ук вакытта аноним һәм тиз арада ВИЧ инфекциягә тест үтү каралган. Тест -мобиль Баулының үзәк өлешендә эшләде. Тулырак алдагы видеоязмада.

5.20 май  Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 33 яңа очрагы теркәлгән. “ 19 кеше хастаханәләргә салынган, 14 кеше өйләрендә дәвалана” – диелә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 21140  кешегә җитте. Пандемия башланганнан бирле  18 080 кеше, шул исәптән 44 е узган тәүлектә сәламәтләнгән. Республика буенча 308 977 кеше вакцинация  үткән, шулардан 224 689 кеше вакцинаның икенче дозасын кадаткан. Баулы районында пандемия башланганнан алып авыруның 75 очрагы теркәлгән.

6. Баулыда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәхринур Салахова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә балалары, оныклары һәм туганнары җыелды. Олы юбилей белән ветеранны район җитәкчелеге дә котлады.

7. Баулының  27-нче микрорайонында яшәүчеләр янә 5-нче номерлы мәктәпнең актлар залында микрорайондагы паркны төзекләндерү буенча чираттагы җәмәгать тыңлауларына җыелдылар. Мондый тыңлаулар февраль ахырында һәм март башында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ