"Хәбәрләр" - 2 сентябрь 2021 ел
Бүгенге чыгарылышта "Хәбәрләр" тапшыруы.
Төп темалар:
1. 1 сентябрьдә, укучыларны дәрескә чакырып, беренче кыңгырау чыңлады. Быел районыбыз мәктәпләрендә 3880 укучы белем алачак. Аларның 382 се мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керде.
2. Белем көнендә Баулының 6 санлы мәктәбендә дә бәйрәм чаралары узды. Тантаналы линейкада беренче сыйныфка укырга керүчеләр һәм чыгарылыш сыйныф – тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәмдә безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.
3. Беренче санлы спорт мәктәбендә капиталь ремонт «ТР спорт объектларын капиталь ремонтлау" программасы буенча үткәрелә. Бу максатларга 34 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
4. Баулыда тагын бер спорт мәйданчыгы төзелә. Ул велосипед, скейтборд һәм самокатларда йөрергә яратучылар өчен булачак. Бу юлы мәйданчык шәһәрнең төньяк – көнбатыш өлешендә яшәүче балаларны сөендерә.
5.Көзге бакча эшләре башлану кайбер кешеләр өчен баш авыртуына әверелә. Бу чорда бигрәк тә көнкүреш калдыклары ыргытыла торган чүп савытларына якын урнашкан йорт хуҗалары җәфа чигә. Бакчада үскән вак- төяк агач, куаклар гына түгел, бәрәңге сабаклары да чүп савытлары тирәсенә бушатылып, дистәләгән метр мәйданнарга сузыла.
6. Салих Сәйдәшев урамындагы 3 һәм 5 санлы йортлар артында агач, куаклар арасында чүп өемнәре барлыкка килгән. Чүп савытлары якында гына торса да нишләптер чүпләр урынына барып җитә алмаган. Ул гына да түгел агач арасында хәтта ятаклар да урын алган.
7. «Баулы – информ» редакциясенә район халкы кызыклы язмалар, борчулы сораулар белән еш мөрәҗәгать итә. Шушы көннәрдә Хансевәр авылыннан да шалтырату кабул иттек. Вәлия Мөхәммәтгәрәева үзенең ишегалдында, йорт тирәсендә зур урмәкүчләргә тап булган.
8. Быелгы җәйнең коры килүе, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне һәм бакчачыларны сөендермәде. Яз башында гына явып алган яңгыр Баулы районының да кайбер авылларында башка булмады.
9. Нефтепровод урамында яшәүчеләрнең бердәм булып һәр бәйрәмне урамнары белән җыелып үткәрүләре матур гадәткә әверелде. Моңа кадәр без аларның Яңа ел, Нәүрүз, Карга боткасы, Сабантуй кебек бәйрәм чаралары уздырулары турында да сөйләгән идек. Аларның көзге һәм язгы өмәләргә чыгулары да күпләргә үрнәк булырлык. Бу юлы Нефтепровод урамында яшәүчеләр белем көнен билгеләп үтте. Балаларга зур бәйрәм оештырды.
10. Шәһәрнең үзәк паркында төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта барлыгы 20 мең квадрат метр мәйданга үстерелгән әзер яшел газон үләне җәелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев