Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 2 декабрь 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар: 

1. Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гузаиров районның кайбер социаль объектларында булып, эш барышы белән кызыксынды, андагы шартларны карады. Беренче объект Кырым-Сарай авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт булды.

2. СОVID-19га каршы ясалган вакцинациянең кәгазь сертификатларын 16 ноябрьдән МФЦда бирә башладылар. Баулылар әлеге хезмәттән актив куллана.

3. Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

4. Шәһәрнең 6нчы  һәм  7нче мәктәпләрендә кайбер сыйныфлар карантинга ябылды. Балалар күпләп чирләү сәбәпле аларны дистанцион укыту да әлегә каралмаган.

5. Ел саен юка боз кешеләрнең, бигрәк тә балыкчыларның үлеменә сәбәп була. Һәлак булучылар арасында балалар да бар. Безнең төшерү төркеме карьерлар буенча йөреп, анда кышкы балык тоту сезонын ачкан кешеләр янында булып кайтты.

6. Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бүгенге язмабыз герое – үз ялгышлыгы аркасында беренче төркем инвалид  калган Әнвәр Нәҗмиев.

7. Яңа Шалты авылында гомер итүче Мөгөлсем Фәррахова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аны авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин өенә барып тәбрик итте. Ветеран котлаулар кабул иткәннән соң үзенең тормыш юлы турында да сөйләде.

8. Кызылъярда яшәүче Тәнзилә Юлбарсова ак кәҗәләр үрчетү серләре белән бүлешә. 1 декабрьдә ак кәҗә көне билгеләп үтелгәнен күбебез белмидер дә әле. Бу көн кар явууны теләү, кар чакыруга бәйле ышаныч, юраулар аркасында туган. Ак кәҗә яки кар чакыру көне бүгенге көндә бик актуаль булып кала, чөнки кышның беренче көне булуга карамастан, җиргә кар ятмады, коеп яңгыр яуды. Ә ак кәҗәне без кар чакыру өчен генә түгел, ә күбрәк файдалы сөт продуктлары биргәне өчен дә яратабыз.

9. Чәчәк яратмаган, тәрәзә төпләрендә бүлмә гөлләре үстермәгән хатын-кызлар сирәктер. Салих авылында яшәүче Тәслия Галиева озак еллар гөл төрләрен үстерү белән мавыга. Бүгенге көндә аның эш бүлмәләрендә тәрәзә төпләрен дистәләгән чүлмәкле гөлләр бизи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ