Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 19 август 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар: 

1.Баулы районында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә уңыш 25 мең гектардан  артык җирдән җыеп алынган, бу барлык мәйданның 91 процентын тәшкил итә. Тулаем алганда район буенча 28 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. 

2. Җаваплы, дулкынландыргыч вакыт – мәктәп чоры җитә. Бигрәк тә балалары беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче ата-аналар борчыла. Алар мәктәп киемнәре, уку кирәк-яраклары алу белән мәшгуль.

3. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кәҗә, сарык, тавык, хәтта чәчәк куаклары санын исәпләүне сорыйлар. Баулы районында авыл хуҗалыгы сан алуы бара. 2021 елгы сан алуы Баулы районындагы тугыз авыл хуҗалыгы оешмасын, 59 крестьян-фермерлык хуҗалыгын, шулай ук биш меңнән артык шәхси хуҗалыкларны колачлаячак.

4.Балигъ булмаганнар һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышында спиртлы эчемлекләрне үз итүче, балаларына тиешле тәрбия бирмәгән дүрт ана килеп басты. Шунысы аяныч, алар барысы да бер авыл җирлегендә яшиләр.

5.Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман кимеми. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

6.Бүгенге көндә гармуннар тартып урам буйлап йөрүче яшьләрне сирәк күрәбез. Шундый матур гореф- гадәтне Татар Кандызы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре искә төшерде. Алар “Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып” дип исемләнгән кичке очрашу оештырдылар.

7. Быел бакчачылар өчен коры, үзенчәлекле ел булды. Күпләрнең утырткан яшелчә – җимешләре шытым бирмәде. Шәхси хуҗалыклар гына түгел, мәктәп бакчаларында да шундый ук хәл күзәтелде.

8. Моннан бер-ике дистә еллар элек кенә авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар су буена кер чайкарга, кер юарга төшәләр иде. Җәйге вакытларда бу эш үзенә күрә бәйрәм төсен алган. Заманалар алга китеп, хатын-кызның кер юуу, чайкау кебек эшләрен автомат машиналар алыштырды. Туган телләр һәм Халыклар елы бердәмлеге кысаларында Шалты авыл мәдәният йортының “Ак калфак” түгәрәге җитәкчесе “Су буйлары сөенсен, безнең бәләк тавышына” дип исемләнгән кызыклы, тарихи чара оештырды. Аңа калганнар да теләп кушылдылар.

9. Быел Баулы районы мәктәпләре бусагасын 430 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк. Аларның 100, яңа уку елы алдыннан, бүләк итеп мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр алды. Бу «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе ярдәмендә мөмкин булды, ул районда 2007 елдан бирле тормышка ашырыла. Анда, гадәттәгечә, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

10.Баулыда яңа спорт мәйданчыгы – вело-трек барлыкка килде. «Паркларны һәм скверларны төзекләндерү» программасы кысаларында шәһәрнең үзәк паркында велосипедта, скейтбордларда һәм самокатларда йөрү өчен зур булмаган спорт мәйданчыгы ул. Анда иртәдән кичкә кадәр балаларның шат авазлары, уйнаган тавышлары ишетелеп тора.

11.Исергәп авылында чишмә төзекләндерелә. Бүгенге көндә анда зур өмә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ