"Хәбәрләр" - 17.12.2020
Бүгенге чыгарылышта "Хәбәрләр" тапшыруы.
Төп темалар:
- 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителәчәк. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын куркынычсызлыгының нинди төп таләпләрен үтәргә кирәклеге турында районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Илдар Мөхтәсәров сөйләде.
- Видеоконференция режимында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган хөкүмәт комиссиясе утырышы булды. Утырыш Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә үтте.
- Бүген Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне билгеләде. Әлеге тантаналы чарада Баулы районы вәкилләре дә катнашты.
- Дуңгызларның африка чумасы безнең районга чиктәш Абдулин районына килеп җиткән. Шул сәбәпле бу чирне Баулы районына кертмәс өчен мөмкин булган бар чаралар да күрелә.
- Егерме елга якын Баулы халкына тугъры хезмәттә ул. Шул дәвер эчендә аның куллары аша 4 мең яшь гаилә никах турында таныклык алган, 8 меңгә якын баланың ата-анасына туу турында таныклык тапшырган ул. 18 декабрь ЗАГС – гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Алдагы сюжетыбыз Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Сиренә Мөрсәлимова хакында.
- Без көндәлек тормышыбызны чәй эчүдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз кебек. Ел саен 15 декабрьдә халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без Баулы шәһәрендә гомер итүче шифалы үләннәр җыючы, төрле чәйләр әзерләүче Әнисә апа Биктемированың өенә бардык.
- “Хезмәткә дан” район газетасы 90 еллык юбилеен билгеләде. 90 ел элек 27 нче ноябрь көнне “Колхоз” исеме белән район газетасының беренче саны дөнья күргән. Газета ветераннары, редакция хезмәткәрләре бу көнне зурлап үткәрде.
- Баулыда яшәүче Өммелгадә Яркәева үзенең бер гасырга якын – 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Кунакларны җылы, нурлы йортының ишек төбеннән үк каршы алды ул.
- Шушы көннәрдә Баулыда чыршы базарлары ачылды. Урман сылуларын шәһәрнең уннан артык мәйданында сатып алырга була.
- 2020 нче ел төрле вакыйгалар, күңелле мизгелләр һәм борчулы хәлләре белән узып бара. Узган ел ничек булган, баулылар күңелендә ничек тарихка языла, киләсе 2021 нче елдан нәрсә көтәбез?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев