Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 14 гыйнвар 2021 ел

Яңа чыгарылышта "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Һәр кыш саен күпләп кар яуган көннәр булып тора. Синоптиклар көчле кар явуны, бураннарны кисәтеп торсалар да, алар барыбер дә халык өчен көтелмәгәнгә әйләнә. Тиз арада юлларда бөкеләр барлыкка килеп, тротуарлар кеше үтмәслек хәлгә җитәргә мөмкин. Шуңа да шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре урамнарны тизрәк кардан арындырырга тырышалар.

- Заманча җирлектә, заманча йортларда яшәп, без канализация челтәрләре булмаган өйләрне, фатирларны инде күз алдына да китерә алмыйбыз. Әмма бүгенге көндә су чыгару системаларының тыгылу проблемасы да кискен тора. Иң кызыгы да шунда, күпкатлы йортларда яшәүчеләр торбаларның чүп-чар белән тулып тыгылуына үзләре үк гаепле. Яңа ел бәйрәмнәре көннәре ункөнлегендә генә дә Баулы Водоканалы бригадасы 74 тапкыр авария булган урыннарга чыккан.

-  14 нче январь көненә Татарстан буенча коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны соңгы тәүлектә 92 кешегә арткан. Бүгенге көнгә авыручылар саны республикада барлыгы 14 541 гә җиткән.

- Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре узганнан соң чүп контейнерлары янында бераз саргайган һәм ылыслары коела башлаган чыршыларны күрергә була. Баулыда яңа ел чыршыларын кая утильләштерәләр, бу хакта алдагы видеоязмада.

Табигатьтә кыш хакимлек итә.Суык көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак вакыт йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итте.

- Татар Томбарлы авылының иң зур байлыгы – аның уңган, тырыш гаиләләре. Безнең төшерү төркеме аларның берсе – Рәисә һәм Рәфил Миңнеголовлар белән танышып кайтты.

- Иске Яңа ел алдыннан, Россия матбугаты көнендә, “Баулы-информ” мультимедия редакциясе Инстаграмдагы аккаунтында туры эфирда кыйммәтле бүләк – телевизор – уйнатты, аны Айсылу Вәлиева отты.

- Күптән түгел Баулы балалар театр коллективы регионара конкурста иң югары урын – Гран-При яулый. Алар жюри әгъзаларына “Хлеб той зимы” спектакелен тәкъдим итәләр. Барлыгы 16 бала катнашкан театраль композиция жюри күңеленә хуш килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ