Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 13 гыйнвар 2022 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар: 

1.Бүгенге көндә авыл-хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы эшләүчеләр байтак. Шулар арасында Исергәп авылында яшәүче Ибраһимовлар крестьян-фермерлык хуҗалыгы да бар. Бүгенге көндә мал кышлату ничек бара, алдагы видеоязмада.

2.Баулы районы авыл хуҗалыкларында малларны кышлату дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов озатуында район администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров берничә хуҗалыкта булды.

3. Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 17 кеше үлгән. Һәлак булучыларның иң яше-15 яшьлек егет. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

4. Илебездә короновирус белән авыручылар кимеми. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

 5. Бүгенге көндә Баулы районында 9800дән артык пенсия яшендәге кеше бар. Аларның күпчелеге һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә һәм замана белән бергә атлауда. Озын-озак яңа ел каникулларыннан соң, ветераннар быел беренче тапкыр спорт залында очраштылар.

6.Хәнсевәр авылында гомер итүче тыл һәм Хезмәт ветераны Көмешбаева Даирә Көмешбай кызы 90 яшен билгеләп үтте. Юбилее уңаеннан аны өенә барып тәбрик иттеләр.

7.Баулы яшьләре, шул исәптән мәктәп укучылары өчен Пушкин картасы буенча экскурсияләр, күргәзмә һәм башка төрле чаралар үз эшен дәвам итә. Бүген шәһәрнең “Туган якны өйрәнү” музеенда да Исергәп мәктәбе укучылары өчен шул юнәлештә экскурсия  оештырылды.

8.Бүгенге көндә һәр кеше үзенең күңеленә хуш килгән эш, шөгыль белән мавыгырга мөмкин. Баулыда яшәүчеләр арасында да кул эшләре, йорт хайваннары асрау, төрле бөҗәкләр үстерү һәм үрчетүчеләр байтак. Алар арасында Камалтдиновлар гаиләсе дә бар. Алар гадәти булмаган, зур булып үсә торган ахатин әкәм-төкәмнәре үрчетәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ