Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

Хәбәрләр - 12 май 2022 ел

Яңа чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1. Язгы чәчүнең ун көненә нәтиҗә ясалды. Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов озатуында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Беренче булып алар “Берлек” хуҗалыгы кырларында булдылар.

2. Баулы районында республика программалары буенча бик күп эшләр башкарыла. «Миннегол сусаклагычы» нда да кызу эш бара. Тулырак алдагы видеоязмада.

3. Баулы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров катнашында чираттагы аппарат киңәшмәсе булып узды. Аның барышында  районның төрле  өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

4. Баулыда яшәүчеләр мобиль томограф хезмәтеннән файдалана алалар. Баулы үзәк район хастаханәсе базасына диагностика үзәге медицина комплексы алып килде, аның эчендә югары технологияле җиһазлар урнаштырылган.

5. 12 май ел саен халыкара шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә. Алдагы сюжетыбыз герое Баулы үзәк хастаханәсендә утыз ел эшләүче Светлана Мостафина.

6.Шәһәр бассейны бүгенге көндә гадәти режимда эшли. Июнь башыннан ул ремонт эшләренә ябылачак. Ә әлегә бассейнга йөзү секциясенә йөргән балалар экзаменнар тапшыра. Тулырак алдагы видеоязмада.

7. Баулыда Өченче буын пенсионерлар спартакиадасының район этабы уза. Пенсионерлар берничә спорт төрендә үз осталыкларын күрсәтә.

8. Икенче спорт мәктәбендә Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә  багышланган милли көрәш буенча район ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Кызылъяр авылы мәктәбендә һәм шәһәрнең спорт мәктәбәендә шөгыльләнүче балалар катнашты.  

9. Әлмәт шәһәрендә өстәл теннисы буенча ачык беренчелек үтте. Әлеге ярышларда Баулы теннисчылары да булып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ