Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 10 март 2022 ел

"Баулы" телевидениесенең яңа чыгарылышында "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1.Һава шартлары соңгы көннәрдә тотрыксыз. Я җылытып җибәреп юл өсте бозга әйләнә, я күз ачкысыз буран була. Әлеге һава шартлары аеруча автомобиль йөртүчеләр өчен уңайсызлыклар тудыра. Мондый көннәрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү бигрәк тә мөһим.

2. Бәйрәм ялларында район администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов озатуында берничә хуҗалыкта булып, бәйрәм уңаеннан терлекчелектә эшләүче гүзәл затларга тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Район җитәкчелеге башта “Хаҗиев”  аннан соң “Николашкино” хуҗалыкларында булды.

3.Ел саен яз айлары башлангач, шәһәр урамнарында үскән агачларны кисеп матурлыйлар. Быел да искәрмә түгел. Энгельс урамындагы агачлар җыйнакланып калды.

4. Яңа короновирус инфекциясе йоктыручылар саны һаман бар. Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең районда да әлеге авыру очраклары әледән-әле ачыкланып тора. Бүгенге көндә нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

5. Соңгы вакытта районыбызда телефон буенча мошенниклардан алдану очраклары ике мәртәбәгә арткан. Кызганычка каршы,  баулылар телефон аркылы шалтыраткан мошенникларга ышаныч белдерәләр һәм алар  кушкан барлык операцияләрне башкарып төрле суммадагы акчаларын югалталар.  Безнең төшерү төркеме баулыларның мондый мошенниклык очраклары турында фикерләре белән кызыксынды.

6. Баулылы Владимир Панов үзенең гаражында гадәти булмаган музей ясаган. Ул анда илнең һәм районның үткән тарихына кагылышылы бик күп материаллар туплаган. Хуҗа сүзләренчә, әлеге экспонатларны туплау өчен 12 ел вакыт сарыф ителгән.

7. Баулы ягы талантлы шәхесләргә гаять бай. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Асылъяр” вокаль ансамбле дә баулыларны әледән-әле үзенең чыгышы белән сөендереп тора. 

8.Якташыбыз Фәнис Яруллин әсәрләре буенча “Йолдызлар эзлибез” балалар театраль фестивале башланды. Чара Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында уза.

9. Бүген без күп вакытыбызны социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда үткәрәбез. Бу чыганаклардан төрле яңалыкларны укып беләбез. Әгәр дә сез Баулы районы турындагы төрле яңалыклардан хәбәрдар буласыгыз килсә Вконтакте, Одноклассники, Инстаграм социаль челтәрләрендә  һәм Телеграм мессенджерында “Бавлы-информ” төркеменә язылыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ