Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 1 апрель 2021 ел

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар:

 - Безнең районда яңа коронавирус инфекциясеннән коллектив иммунитет формалашсын өчен, 16 меңгә якын кешегә вакцина ясау зарур. Шушы көннәрдә вакцина ясатучылар саны бер меңнән артты.

- Баулыда территорияләрне санитар-экологик чистарту буенча икеайлык игълан ителде. Тулырак алдагы минутларда.

 - Хәрби бурыч турындагы закон нигезендә, 1 апрельдән Россия Кораллы көчләренә язгы чакырылыш башланды. Баулы районыннан – 34, Ютазы районыннан 23 егет армиягә китәчәк.

- Баулы районы буенча социаль яктан куркыныч 16 гаилә учетта тора. Әлеге гаиләләрдә  балигъ булмаган 28 бала тәрбияләнә. Бу хакта  балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында сүз барды.

- Баулыда гомер итүче тыл һәм Хезмәт ветераны Рәсимә Галимова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Матур традиция буенча, аны өенә барып район җитәкчеләре һәм якыннары тәбрик иттеләр.

- Теманы дәвам итеп. Татар Томбарлы авылында яшәүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Илгизә Шәйдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туганнары һәм якыннары гына түгел, район җитәкчелеге дә тәбрикләде.

- Баулының үзәк “Гали” мәчетендә намаз уку буенча район бәйгесе үтте. Анда җиде яшьтән ундүрт яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнашты.

- Районда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында төрле чаралар оештыру дәвам итә. Шундый әдәби-мәдәни кичә шәһәрнең 1нче санлы китапханәсендә дә булды. Ул  якташыбыз, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел булуына багышланды. Рәшит Әхмәтҗанов  Татар Кандызы авылында дөньяга килә. Аның шигырьләре матбугатта 50нче елларның ахырында күренә башлый.  Аның уннан артык китабы дөнья күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ