Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 1 июля 2021 года

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар: 

1.1 июль – Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Шул уңайдан Хәнсевәр авылында туып-үскән әфганчы Рәсим Гайнетдинов истәлегенә хәтер тактасы куелды. Әлеге чарада безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.

2. Җәйге каникуллар – яшүсмерләр өчен акча эшләп алу өчен яхшы  мөмкинлек. Мәшгүльлек үзәге аша яшүсмерләр кайбер шәһәр һәм район оешмаларына эшкә урнаша ала. Эш бирүче оешма хезмәт урынында куркынычсызлыкны гарантияләргә, хезмәт хакын вакытында түләргә тиеш. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасы ел саен яшүсмерләргә эш урыннары тәкъдим итә. Тулырак алдагы видеоязмада.

3. Район кырларында эш гөрли. Терлекчелек хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. “Кызылъяр” һәм “Бәкер” хуҗалыклары беренчеләрдән булып печән чабуны төгәлләде. “Николашкино” җәмгыятендә дә бу эш ахырына якынлашып килә. Тулырак – алдагы сюжетыбызда.

4. Сөтлебикә сыерларны яратмый мөмкин түгел, ди безнең киләсе сюжетыбызның герое, Александровка авылында яшәүче Юрий Ляпустин. Ул үзенең шәхси хуҗалыгында айршир токымлы сыерлар асрый. Алар белән безнең хәбәрчебез Ләйсән Галимова танышып кайтты.

5. Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

6.Яшь белгечләр өчен торак сатып алу өчен дәүләт түләүләрен, "Авыл территорияләрен үстерү" программасы буенча торак бәясенең 80 процентын ничек алырга? «Ватан» яшьләр клубында шушы һәм башка сорауларга җавап эзләүчеләр җыелды.

7. 9 июньнән Баулыда «Мәдәни мохит» проекты янәдән эшли башлады. Баулылар яратып өлгергән әлеге проект саф һавада вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ