Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

Хәбәрләр. Эфир 22.11.2019

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" һәм "Музыкаль котлау" тапшырулары.

"Хәбәрләр" тапшыруының төп темалары:

- Баулы-Октябрьский юлының берникадәр өлешенә хәзерге көндә капиталь ремонт ясала.
- Салымнарны түләүнең соңгы көннәре. 1 декабрьгә кадәр түләп калырга ашыгыгыз.
- Һава температурасының бер җылыту, бер суытуы аркасында юллар тоташ боз белән каплана. Мондый күренеш бигрәк тә көздән кышка кергәндә күзәтелә. Халык иминлеген саклау, юлларда аварияләр килеп чыкмасын өчен шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе быелгы кышка җитәрлек күләмдә тоз һәм ком катнашмасы әзерләгән.
- Уба авылы халкы су басудан җәфа чигә. Быел, ниһаять, Татарстанның экология министрлыгы ярдәме белән Уба авылында саклагыч дамба төзелә башлады.
- Район Советының утырышлар залында банк карталары белән мошенниклыкны профилактикалау буенча киңәйтелгән ведомствоара киңәшмә булды.
- "Шәфкать" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылды.
- Исергәп авылынды гомер итүче хезмәт һәм тыл ветераны Мөсәллия Сәмигуллинна үзенең 90 яшьлек юбилеен белгеләп үтте.
- Әниләр көне уңаеннан Баулының үзәк китапханәсендә "Йөрәк җылым сиңа, әнием" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.
- Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгелибез. Сюжетыбыз герое - өч бала анасы Ләйсән Галимова.

 

 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев