Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

Эфир от 8.11.2019

Баулы телевидениесенең бүгенге чыгарылышында: "Хәбәрләр" һәм "Музыкаль бүләк" тапшырулары.

Төп темалар:

- Татарстан Республикасы конституциясе көнендә Татар Кандызы авылында “Авыл җирлекләре башкарма комитетлары (советлары) биналарын төзү” республика программасы кысаларында сафка бастырылган яңа административ бина ачылды. Бу – Баулы районында әлеге программа буенча төзелгән беренче бина.

- Машина йөртүчеләрне көпчәк резинасын алыштырырга өндиләр. Көзге-кышкы чор башлану белән, кышкы шиннарга күчүне вакытында кайгыртырга киңәш ителә.

- Яраткан эшең белән шөгыльләнү – бәхет. Үзмәшгуль булу – җиңел. Моның шулай икәнен хореограф, “Феерия” бию коллективы җитәкчесе Евгения Беляева үз үрнәгендә раслый.

- Җәмгыятебездә тәртип сагында хокук саклау органнары хезмәткәрләре тора. 10 нчы ноябрьдә полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршы ала.

- “Колокольчик” һәм “Алтынчәч” балалар бакчасында “Җәлил укулары” дип исемләнгән республика бәйгесенең беренче этабы узды.

- “Җәлил укулары”дип исемләнгән халыкара әдәби бәйгенеңрайон этабы мәктәпләрдә дә үтә. Шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 60 ка якын укучы шагыйрьнең шигырьләрен укуда көч сынаштылар.

- Баулының универсаль спорт залында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча тестлаштыру узды. Биредә шәһәр һәм авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары көчләрен сынап карадылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидени