Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 27.12.2019

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" һәм "Музыкаль бүләк" тапшырулары.

Төп темалар:

- Октябрь мәйданында районның төп чыршысын ачу тантанасы булды. Мәйдан, гадәткә кергәнчә, Кыш бабай һәм Кар кызы, ел символлары булган җәнлекләр фигуралары, боз шәһәрчеге белән бизәлде;
- Яңа ел төрле могҗизаларга, бүләк һәм тәм-томнарга иң бай, матур, истәлекле үтә торган бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм алды ыгы-зыгысы белән кайвакыт кемнәрдер иминлек, сәламәтлек турында онытып җибәрә. Сүзебез пиротехник эшләнмәләр турында;
- Кеше сәләтенә, фантазиясенә чикләр юк. Теккән, чиккән, кулдан ясалган курчак-уенчыклар, өй бүлмәләрен бизәп торган картиналар, сувенирлар – барысы да үз кулы белән ясалган.  Баулыда яшәүче кул остасы Римма Габкадырова хакында сөйлибез;
-  Укучылар йортында иң яхшы яңа ел уенчыгы кул эшләнмәләре бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары актив катнашты;
- Яңа ел могҗизалы, теләкләр кабул була торган бәйрәм. Төрле сәбәпләр аркасында кайбер гаиләләрдә балаларның гади генә теләкләре дә үтәлмәскә мөмкин. Андый сабыйларны аңларга, могҗизаларны тормышка ашырырга әзер булган, битараф булмаган кешеләр безнең районда да байтак;
- ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсе хезмәткәрләре “Полиция Кыш Бабае” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу чара безнең шәһәрдә беренче ел гына үткәрелми;
- Яңа ел бәйрәмнәре гөрли. Баулы районында барлык балалар бакчаларында, уку-укыту учреждениеләрендә яңа ел бәйрәмнәре уза. Кечкенә сыйныфта укучы балалар өчен шундый бәйрәм гимназиядә дә үтте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев