Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 20.02.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" һәм "Музыкаль бүләк" тапшырулары.

Төп темалар:

- Бу атнада Баулы муниципаль районының Совет утырышы булды. Ул районның социаль икътисад үсешен чагылдырды. Утырыш барышында 2019 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2020 нче елга бурычлар билгеләнде. Утырышка кадәр килгән кунаклар район җитәкчелеге озатуында районның берничә җитештерү предприятиесендә дә булдылар;

- Кызылъяр авыл җирлегенә кергән Уба авылында да халык җыены үтте. Анда Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин да катнашты. Җыенга кадәр җитәкчеләр авылның күмәк-фермер хуҗалыкларында йөреп, җирле җитештерүчеләр белән дә аралашты;

- Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау республика программасы буенча, 2020 нче елның 10 нчы февраленнән икенче санлы “Рябинка” балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башланды;

- Баулы районында традиция буенча 90, 95 һәм 100 яшьлек юбилярларны хөрмәтлиләр. Узган шимбәдә баулылы Хәмит Гайнетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте;

- Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мөкатдимә Рәхмәтуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Олы юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады һәм традиция буенча юбилярга ил президентының истәлекле открыткасын тапшырды;

- ТАССРның 100, районның 90 еллык юбилеена балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар арасында район күләмендәге шигырь бәйгесе булды. Чара “Аленка” балалар бакчасында үтте. Бәйге кысаларында егермеләп чыгышка бәя бирелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение