Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

Хәбәрләр. Эфир 15.11.2019

Баулы телевидениесенең чираттагы чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

1. Баулыга чит төбәкләрдән килгән кунаклар адашып йөрмәячәк, чөнки шәһәребездә урам исемнәре язылган мәгълүмати күрсәткечләр һәм элмә такталар урнаштыра башладылар.

2. Район үзәк китапханәсенең актлар залында, Халыкара сукырлар көненә багышлап,  “Ак таяк” айлыгы кысаларында түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда сукырлар җәмгыяте әгъзалары һәм район җитәкчелеге, сәламәтлек саклау, мәҗбүри медицина иминияте һәм социаль хезмәтләр вәкилләре катнашты.

3. «Татарстанда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек шактый арткан, шуңа күрә хокук бозуларны кисәтүгә зур игътибар бирергә кирәк». Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе әлеге сүзләрдән башланды.

4. Ел саен ноябрь аеның өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Баулының үзәк мәйданында да әлеге көн уңаеннан чара үтте.

5. Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә “БлагоДарение” социаль һәм яшьләр инициативаларына ярдәм хәйрия фонды волонтерларының IV слеты булып узды. Анда Баулы укучылары да катнашты.

6. “Татарча диктант-2019” белем бирү акциясе 19 ноябрь көнне бөтен дөньяда узды. Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан Федераль Университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештырды. Мондый диктант быел дүртенче тапкыр язылды. Быел ул Татарстанда 200 дән артык мәйданда оештырылган. Әлеге сюжетны без башкалабыз - Казан шәһәренә барып әзерләдек.

7.Үзәк китапханәдә татар әдәбияты классигы, драматург, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән әдәби кичә оештырылды. Чарага икенче санлы мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары чакырылган иде.

8. Баулы районында балалар театр коллективларының “Алтын битлек” икенче район фестиваль-конкурсы узды. Авыл мәдәният йортларының үзешчән коллективлары өч көн дәвамында сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Фестивальне Яңа Чүте һәм Хәнсевәрнең яшь артистлары ачып җибәрде. Бәйге барышы артыннан безнең төшерү төркеме дә күзәтте.

9. Журналист булу җиңел түгел. “Баулы-информ” филиалына гимназиядән экскурсиягә килгән 2 “Б” сыйныфы укучылары нәкъ шундый фикергә килделәр. Алар өчен Баулы телевидениесе һәм “Хезмәткә дан” газетасы редакциясе бинасы буйлап кызыклы, мәгълүмати сәяхәт оештырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение