Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Якташлар" һәм "Музыкаль бүләк" тапшырулары.
Исергәп мәктәбендә гаять җылы, шул ук вакытта моңсу да очрашу үтте. Чара кырык елга якын гомерен мәгариф өлкәсенә, уку-укытуга багышлаган шәхес – Галия Муллаян кызы Галимова истәлегенә багышлап үткәрелде. Очрашуны татар хатын-кызларының “Ак калфак” җирле оешмасы әгъзалары, мөгаллимнең балалары белән берлектә әзерләгән.
Нет комментариев