Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын 2030 елга кадәр озайту турында тәкъдимнәр әзерли

14 августта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Удмуртия Республикасына эш сәфәре белән килде. Сәфәр чараларының төп темасы -2020 елда башланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашырылуы. Аерым алганда, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Сосновка авылындагы яңа Мәдәният йортында булды, анда федераль башкарма хакимият органнары, субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге, шулай ук бизнес вәкилләре белән берлектә дәүләт программасын гамәлгә ашыруның беренче айларының барышын һәм башлангыч нәтиҗәләрен бәяләде.

Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, агымдагы елда масштаблы үзгәрешләр процессы безнең илдә йөзләгән авыл территорияләренә кагылып узды. "2020 елда социаль объектлар һәм инфраструктура төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү, территорияләрне төзекләндерү, транспорт сатып алу һ.б.ларны үз эченә алган 132 проект гамәлгә ашырыла. Асылда, илебезнең чирек халкы яши торган Россия авылының глобаль үсешендә дәүләт программасы мөһим адым булып тора. Шуны әйтергә кирәк, дәүләт программасын эшләү нигезенә гражданнарның тормыш дәрәҗәсен билгели торган барлык төп юнәлешләр буенча Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россиянең барлык авыл территорияләренең агымдагы торышын бәяләү нәтиҗәләре салынган иде», – дип белдерде Дмитрий Патрушев.

 Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге шартларда авыл территорияләре икътисадына йогынты ясый торган яңа тенденцияләр барлыкка килә башлады. Әйтик, дистанцион эш режимына күчү сәбәпле, шәһәр халкы авыл җирлегенә күчү турында ешрак уйлана башлады. Шунысы мөһим, икътисадтагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы инструментлары үзләренең нәтиҗәлелеген раслый.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, 2020 елга чараларны финанслауга төбәкләр ихтыяҗы 140 млрд.сумнан артык булган – бу каралган финанслау күләменнән 6 тапкырга диярлек күбрәк. Үз чиратында, авыл хуҗалыгы министрлыгы алдагы чорга дәүләт программасын финанслауны арттыру мәсьәләсен карый. Шулай ук ведомство аны аны гамәлгә ашыруны кимендә 2030 елга кадәр озайту турында тәкъдимнәр әзерли.

Дмитрий Патрушев дәүләт программасының төп инструментларының берсе – ташламалы авыл ипотекасының авыл халкында да һәм шәһәр халкында да зур популярлык казануын билгеләп үтте. Россия Федерациясенең 80 субъектында 15,6 мең заемчы моннан  файдаланган инде, ә бирелгән кредитлар күләме 27 млрд сумнан артык. Шул ук вакытта банкларга 100 меңнән артык кешедән 215 млрд.сумнан артыкка заявка килгән.

Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасыннан 699 гаилә файдаланды.
 Киңәшмә ахырында Дмитрий Патрушев дәүләт программасының максатларына ирешү буенча эш дәвам итәргә һәм икенче яртыеллыкта тагын да активлашырга тиешлеген билгеләп үтте.

Эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук төзелә торган мәдәни-ял итү үзәге мәйданчыгын карап чыкты һәм Шаркан авылындагы стадионны капиталь ремонтлауның барышы белән танышты. Сосновка авылындагы яңа Мәдәният йорты белән бергә әлеге объектлар Удмуртия Республикасының Шаркан районында иҗат, мәгариф һәм спорт үсеше үзәкләре булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев