Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан кырларында дым җитми: аеруча Азнакай, Нурлат, Ютазы, Баулы, Актаныш, Чирмешән районнарында хәл мөшкел

Узган ялларда күпчелек районнарда шифалы яңгырлар явып сөендерсә, республиканың көнчыгыш районнарында яшәүчеләрнең күзе күккә төбәлгән. Азнакай, Нурлат, Ютазы, Баулы, Актаныш, Чирмешән районнарында хәл аеруча мөшкел.

– Һәр көнебез яңгыр теләүдән башлана. Күк йөзендә кечкенә генә болыт күрсәк тә, Казан тирәләрендә яңгыр ява икән, дигән хәбәрләр килеп ирешсә дә, күңелдә өмет кабына. Тик көтә-көтә көтек булабыз бугай инде, – ди Ютазы районында яшәүче Гөлинә Абдуллина. – Хәлләр чыннан да утырып еларлык. Бакчаларга май башында утырткан азык чөгендере әле дә булса тишелмәде. Тишелеп чыккан үләннәр дә көз көнендәге кебек кибеп, саргаеп бетте. Түтәлләргә күпме генә су сипсәк тә, яңгыр шифасына җитми инде. Игенчеләр белән бергә без дә тилмереп яңгыр көтәбез. Ашлык бәяләре дә артыр инде, дигән борчуыбыз да бар.

Азнакай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамил Исламов әйтүенчә, районда вазгыять бик катлаулы.

– Корылык үз эшен эшли башлады инде. Беренчедән, уҗымнар тигез тишелмәде. Икенчедән, көзге культуралар, дым җитмәгәнлектән, сирәкләнә башладылар. Бүген инде без эш тәртибен бераз үзгәртеп, кыш чыгар өчен терлек азыгын арттырырга уйлыйбыз. Үзебездән торганны булдыра алганча эшлибез инде. Тишелеп чыкканнарны тукландырабыз. Бүген күпьеллык үлән чәчелгән туфракта дым 66 миллиметрны гына тәшкил итә. Ә ул 130 мм булырга тиеш. Алардан яхшы уңыш ала торган түгел инде. Беренче катын тизрәк чабып алып, яңгырлар яуган очракта, ашламалар кертеп, икенче катына өмет баглый башлыйбыз хәзер. Язгы культураларда дым 11 мм гына, – диде Рамил Исламов.

Җитәкче республиканың көнчыгыш зонасында 2009 елда булган шундый ук хәлне искә төшерде.

– 2010 елда бөтен илгә корылык килде. Ә бездә ул бер ел алдан, 2009 елда ук башланган иде. Ул еллардагы хәлләр быел да кабатлана. 15 апрельдән 8,5 мм яңгыр яуган килеш бездә. Елның коры киләсен кышка карап та чамалаган идек инде. Көздән дә коры туфрак белән кереп киттек. Кыскасы, бездә критик хәл. Сугара (орошение) башладык. Киләсе елдан «Агросила групп» зур сугару системасы төзи башлый. Безнең якларда башкача була да алмый торгандыр инде. Артык зур нәтиҗә бирмәсә дә, бераз ярдәм итәр, бәлки, – дип вазгыятьне тасвирларга булышты Рамил Исламов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә, Арча, Балык Бистәсе, Чистай, Менделеевск, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында явым-төшем күләме 46–55 миллиметрны тәшкил итә. Шул ук вакытта нибары 5,7 мм (Ютазы), 10,4 мм (Баулы), 12 мм (Нурлат), 10,5 мм (Актаныш), 13 мм (Мөслим) гына яуган районнар да бар.

Агроном Мөнир Галимҗанов әйтүенчә, хәзерге вакытта игеннәргә яңгырның иң кирәк вакыты.

– Узган ел чәчкән арпа, бодай өчен дымның иң кирәк чагы, чөнки аларда хәзер тармаклану фазасы бара. Бу вакытта башакның зурлыгы формалаша. Дым булса, арпада 3–4 башак барлыкка килә. Яңгыр булмаган очракта, сирәгрәк басуларда хәл киеренке булырга мөмкин. Кукмарада яңгырның күләме бик аз булды. Ялларда 7 мм явым-төшем явып узды. Файдасы зур булмаса да, зыяны тәгаен юк инде, – диде ул.

 

Белгеч аңлатуынча, аскы дым белән өске дым тоташу өчен ким дигәндә 10–12 мм явым-төшем кирәк.

– Бу бер квадрат метрга бер чиләк су дигән сүз. Шунсыз аскы дым белән өске дым тоташып бетә алмый. Безнең эшкәртмичә чәчә торган басуларда дым бар әле. Атна-ун көн түзәргә була. Хәл катлаулы дип әйтмәс идем, – диде ул.

Агроном дым булмаганнан азык чөгендере тишелә алмый яткан халыкка борчылмаска киңәш итте. Шушы берничә көн эчендә яңгыр яуса, алар тишелеп чыгар, ди ул.

– Чөгендергә дым бик күп кирәк, – ди ул. – Әлегә ул урынга башка әйбер чәчми торырга киңәш итәм. Яңгыр яуса, тишелеп чыгар. Ләкин монда да кимендә 10 мм явым-төшем явуы һәм аннан соң кояшның кыздырмавы кирәк.

Әлеге көнүзәк мәсьәлә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә дә күтәрелде. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров узган атнада көннәрнең аномаль эссе торуына басым ясап, хәзер бер метр катламда дым – 120–160 мм, ә сөрүлек җирләрдә 19–27 мм булуын әйтте. Татарстан территориясендә аномаль эсселек һәм җилле һава торышы туфракны нык киптергән.

– Көз көне туфракны тирән йомшарту буенча тәкъдимнәребез үтәлгән урыннарда дым күпкә күбрәк. Чәчүдә технологик операцияләрне берләштерүнең дым саклауга нәтиҗәле йогынты ясавы тагын бер кат исбатланды, –  диде Марат Җәббаров.

Эссе һава торышы шулай ук сабан культураларындагы корткычлар артуга һәм чүп үләннәрнең көчле үсүенә китерде. Татарстан районнарында 1446 сиптергеч кабул ителгән, ләкин бу гына вазгыятьне үзгәртә алыр микән? Министр корткычлардан саклау чараларын үткәргәндә дә умартачыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга һәм умарталарның һәлак булуына юл куймаска кирәклеген әйтте.

Аерым культураларның торышына килгәндә, җитештерү технологиясе сакланган көзге культураларда проблемалар юк диярлек. Су куллануны киметү һәм көзге культураларның потенциалын саклау өчен тамырдан һәм яфраклардан тукландыру мөһимлеген искәртте.

Хәзерге вакытта республикада чәчү төгәлләнде диярлек. Кукуруз, рапс һәм бәрәңге буенча гына эшне тәмамлыйсы калган.

Аномаль эсселек игенчелеккә генә түгел, терлекчелек өчен дә яхшы түгел. Республика көн саен 5 тоннага азрак сөт савып ала. Шуңа күрә белгечләр терлекләргә өзлексез су биреп торырга һәм мал абзарларында уңайлы микроклимат булдырырга киңәш итә.

Синоптиклар исә янәдән эссе һава торышын фаразлый. Бу көннәрдә һава температурасы +31 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге. Аларның фаразларын халык синоптигы Рәис Шәкүров та куәтләде. Аның сүзләренә караганда, Кама аръягы зонасында май ахырына кадәр яңгырлар тагын булачак әле. Аннан соң корылык китә, ди ул.

– Июньгә  кергәч, күпчелек районнарда явым-төшем булмаячак. Корылык кайбер районнарда башланды инде. Аларда тагын уналты көн яумый торса, хәлләр чыннан да каравыл кычкырырлык булмасын. Арчада яңгыр бик әйбәт яуды. Иң кирәк чагында тиде, дип сөенеп туеп булмый, – диде халык синоптигы.

Районнар буенча явым—төшемнәр динамикасы

Яшел Үзән – 57,4 мм.

Балык Бистәсе – 55 мм.

Әтнә – 51,5 мм.

Арча – 46,4 мм.

Балтач – 36 мм.

Саба – 26,2 мм.

Аксубай – 25 мм.

Зәй – 24,9 мм.

Кукмара – 23,5 мм.

Апас – 21 мм .

Тәтеш – 18 мм.

Бөгелмә – 16,7 мм.

Чирмешән – 11,9 мм.

Ютазы – 5,7 мм.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев