Оста кулларда тимер калдыклары тракторга әверелә
Авылларның төп байлыгы – ныклы, хезмәт сөючән гаиләләр. Татар Томбарлы авылында яшәүче шундый гаиләләрнең берсе белән сезне дә таныштырабыз. Алар – Рәйсә һәм Рафил Миңнеголовлар.
Металл кабул итү пунктына сатып алучы буларак йөри
Аларның ишегалдына керүгә үк, бу йортта хезмәт сөючән кешеләр яшәвенә төшенәсең. Бар җирдә тәртип һәм чисталык, һәр нәрсә үз урынында.
Рафил Миңнеголовның җирле “Кулибин” икәнен ишетеп белә идек инде, шуңа күрә, керүгә үк, иҗат җимешләрен күрсәтүен үтендек. Ул, бик теләп, безне гаражы һәм остаханәсенә алып кереп, үзе ясаган әйберләре турында сөйләде.
Үз куллары белән җыйган тракторы – останың горурлыгы.
– Мин аны төрле детальләрдән җыйдым, күбесе – жигулиныкы, – ди ул. – Күпләр иске металл детальләрен металлоломга тапшыру ягын карый. Мин бернәрсәне дә ташламыйм, киресенчә, металл кабул итү пунктларына барып, үземә кирәкле детальләрне сатып алам.
Трактор тышкы кыяфәте белән генә түгел, функциональлек ягыннан да уникаль. Ул барысын да эшли “белә”: җир сөрә; бәрәңге утырта, күмә, ала; печән чаба, әйләндерә, тюкларга сала, төйи, эскертли; абзарларны тирестән чистарта, кар эттерә. Тракторның бар нәрсәсен оста үз куллары белән ясаган. Гаҗәпләнүебезне күреп, тыйнак холыклы Рафил Варис улы:
– Бер кыенлыгы да юк. Барысы да күптән уйлап табылган. Интернетта мәгълүмат күп, барысы да адымлап өйрәтелгән, – дип әйтеп куйды.
Рафил Миңнеголов җирле авыл хуҗалыгы берләшмәсендә эшли. Авылда аны яхшы токарь, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, аккумуляторчы буларак беләләр. Ул электр техникасын, слесарьлык эшләрен дә яхшы белә. Төрле һөнәри компетенцияләр күнекмәләренә ия булуы һәм инженерларча фикер йөртүе металл калдыкларыннан теләсә нинди техника ясарга мөмкинлек бирә.
– Җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә печәнне түгәрәк рулоннарга сала торган пресс-подборщик барлыкка килгәч, аны үз куллары белән ясау турында уйлана башлады. Һәм ясады да, – дип, сүзгә кушылды останың тормыш иптәше Рәйсә Миңнеголова. – Күреп торасыз, печәнне без шундый рулоннарда саклыйбыз, тик безнекеләр кечкенәрәк булулыры белән аерылып торалар.
Рәйсә ханым безгә иренең планнары турында да сөйләде. Ишегалдында, күптән түгел төзелгән бинада, яңа остаханә булдырырга җыена икән ул. Ә күптән түгел токарь станогы алган. Рәйсә ханым хәзерге остаханәне дә күрсәтте. Аның стеналарында, үзгә бер тәртип белән, киләчәктә нинди дә булса механизмның аерылгысыз өлеше булачак төрле тимер детальләр урын алган.
Иң яхшы сөт – кулдан савылганы
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар гаиләнең бар әгъзалары дус команда булып эшләгәндә генә үсешкә ирешә. Миңнеголовлар нәкъ менә шундый. Гаилә башлыгы терлекләрне карый, ә сыерларны саву Рәйсә Мирхәтим кызы өстендә.
– Без һәрвакыт терлек асрадык. Былтыр хәтта биш савым сыерыбыз булды. Хәзер – дүртәү. Мин аларны кул белән савам. Сатып алучыларга кул белән савылган сөт күбрәк ошый. Тагын шунысы мөһим: төрле сыерларның сөте кушылмасын. Миннән сөт сатып алучыларның теләкләрен исәпкә алып, сәламәтлегем мөмкинлек биргәндә, сыерларны кул белән савачакмын, – ди Рәйсә Миңнеголова. – 2019 елда район программасы буенча безгә савым аппараты бирделәр. Аны әлегә кулланмыйбыз, яңа килеш, тартмасыннан да чыгарылмаган килеш тора.
Рәйсә Миңнеголова сүзләренә караганда, ит һәм сөтне алар, нигездә, үзләре өчен җитештерәләр, калганын авылдашларына саталар. Ул пандемия вакытында сөткә ихтыяҗ артуын билгеләп үтте. Сораучылар булса, катык, эремчек һәм кызыл эремчек тә ясап сата.
– Ике балабыз бар, – дип сөйләде Рәйсә Мирхәтим кызы. – Алар инде зурлар, үз гаиләләрен кордылар. Алар безгә терлек азыгы әзерләргә булыша, ә без аларны үзебез җитештергән файдалы азык-төлек белән тәэмин итәргә тырышабыз.
Миңнеголовлар хуҗалыгында бар эшләр дә механикалаштырылган булса да, алар бергәләп эшләргә күнеккән.
Иң җаваплы чор – терлек азыгы әзерләү вакыты. Бу вакытта уллары бик ярдәм итә. Бер көнне дә бушка үткәрмичә, мөмкин кадәр күбрәк азык әзерләп калырга омтылалар.
– Без терлек азыгын кирәк чаклы гына түгел, күбрәк әзерләргә тырышабыз. Һәрвакыт диярлек ике еллык печән запасыбыз була, – ди Рәйсә Мирхәтим кызы. – Фураж һәм ашлыкны сатып алабыз. Савым сыерлары өчен азык сатып алуга бирелә торган субсидия – безгә зур ярдәм. 2020 елда дүрт сыерга 16 мең сум алдык. Бу акчага ашлык алдык. Кайда очсызрак, шуннан алабыз. Узган көздә Исергәптә яшәүче танышлардан алдык. Аларга аны пай җирләре өчен биргәннәр, үзләренең терлекләре юк.
Хәзерге заманда һәрбер авыл йортында яңа савылган сөт, яңа пешкән икмәк, каймак авыз итеп булмый. Чөнки авылда яшәүчеләрнең күбесе бу продуктларны кибеттән сатып алуны өстенрәк күрә. Алар сыер асрамауларын терлек азыгы кыйммәт булу, сөт җитештерүнең рентабельле булмавы белән бәйләп аңлата. Ярый әле авылларда Миңнеголовлар кебек тырыш гаиләләр бар. Алар безгә яңа савылган сөт тәмен онытмаска мөмкинлек бирә.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев