Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ни чәчсәк, шуны урырбыз

Районда язгы кыр эшләрен үткәрү эш планнарын кабул итү булды. Эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре район башлыгы Рамил Гатиятуллин каршында язгы кыр эшләренә әзерлекләре турында хисап тоттылар. Ул киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов та катнашты.

Хуҗалык җитәкчеләре орлыклар, үсемлекләрне саклау препатлары, минераль ашламалар, шулай ук техниканың торышы һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш буенча тулы мәгълүмат җиткерделәр. Кайбер аерым нюансларны исәпкә алмаганда, район аграрийлары язгы чәчүгә әзер дип әйтергә була.

Минераль ашламалар белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирелде, чөнки алар җитәрлек күләмдә булмаганда яхшы уңышка өметләнеп булмый. Ә ул бөтен хуҗалыкларда да җитәрлек түгел. Мәсьәлән, бер хуҗалыкта аның запасы бер гектарга йогынты ясаучы матдәдә 35-50 килограмм булса, кайберәүләрдә 15 килограммга да тулмый.

Шулай ук хезмәт шартларын яхшырту турында да сүз барды. Тәлгать Таһирҗанов билгеләп үткәнчә, Татарстан аграрийларының моның өчен мөмкинлекләре бар, файдаланырга гына кирәк. Җир эшенә яшьләрне бары тик шулай гына җәлеп итәргә була. Татарстанда белгечләргә кытлык булырга тиеш түгел, чөнки 14 мең укытылган механизатор бар, ләкин яшьләр бу белгечлек буенча эшләргә теләми, яхшы эш шартлары булган, зур хезмәт хакы түләнә торган хезмәт урыннарын эзли.

Киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре кызыксындырган сорауларын да бирә алды. Аларны иң борчыганы – икмәк бәясе. Аграрийлар көзен икмәкне арзан бәядән эшкәртүчеләргә сатарга мәҗбүр булулары турында ачынып сөйләделәр, алган керемнәре орлык, ашлама, гербицидлар, ягулык сатып алуга тотылган чыгымнарны да капламый, табыш алу өчен түгел, эшләү өчен эшләү килеп чыга. Җитәкчеләр тагын бер кабат икмәккә бәяне дәүләт тарафыннан көйләргә тәкъдим иттеләр. Аграр тармак икмәк бәясе түбән булганда үсә алмый.

Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев