Кырларда эш кайный
Баулы районы хуҗалыкларында уҗымнарны өстәмә тукландыру ахырына якынлаша
“Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы механизаторлары җир тырмалауга кереште. Шулай ук “Кызылъяр”, “Мөхәммәтшин”, “Игенче”, “Миңнуллин”, “Николашкино”, “Исламгалиевлар”, “Берлек” хуҗалыклары игенчеләре дә кырга чыкты.
Баулы районында, күпьеллык һәм уҗым культураларыннан тыш, 38 мең гектардан артык сөрүлекне иртә срокларда тырмалыйсы бар. Тырмалау туфракны тигезләү, йомшарту өчен, дымның парга әйләнүен булдырмау өчен, шулай ук шытып чыккан чүп үләннәрен юк итү максатыннан үткәрелә. Бу хакта “Баулы-информ” мультимедия редакциясе хәбәрчесенә Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин сөйләде.
Туфрак мондый чаралар башкару өчен өлгергән, – дип сөйләде ул. – Ул җылынган һәм уалып тора. Иртә язгы тырмалауны тәүлек әйләнәсе башкару зарур. Төнлә дә, көндез дә дым парга очу күзәтелә. Көчле җил көн дә туфрактан бер гектардан 600 тоннага кадәр дымны юкка чыгара. Шуңа күрә, үсемлекләрнең яхшы үсүе өчен, әлеге дымны саклау мөһим.
Тиздән алда телгә алынган хуҗалыклар хезмәткәрләренә башка авыл игенчеләре дә кушылыр.
Бөтен кырлар да бертигез өлгерми, һәрбер кырның үзенчәлеген белеп эшләргә кирәк. Әлегә кайбер хуҗалыкларда кар яткан кырлар да бар. Әлеге кырлар тырмалауга әлегә әзер түгел, – ди Наил Галиуллин.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев