Хезмәт хакы производство нәтиҗәлелегенә бәйле
Баулы районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре агымдагы елның унбер аендагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Бүгенге көндә нәтиҗәләр начар түгел, шулай да аграрийларга производство нәтиҗәлелеген арттыру эшен көчәйтәсе бар.
Район башлыгы Рамил Гатиятуллин җыелышта катнашучыларга Финляндиягә баруы турында сөйләде. Сәфәр программасында фермерлык хуҗалыклары белән танышу да булган. Ул барган фермада ике кеше эшли: ире һәм хатыны. Алар 130 гектар җир эшкәртә, 77 савым сыер асрый. Әлеге хуҗалыкны кешеләрсез авыл хуҗалыгы үрнәге итеп куярлык. Анда барлык эшләр роботлаштырылган һәм производство процессы кеше факторына бәйле түгел. Әлеге фермада бер сыерга еллык савым 10 тонна туры килә.
Икътисад кеше факторы белән никадәр азрак бәйле булган саен, шулкадәр нәтиҗәлерәк эшләве инде дәлилләнгән. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бездә дә авыл хуҗалыгы тулысынча роботлаштырылачак көн еракта түгел. Чөнки хәзер үк, агросәнәгать тармагында, заманча технологияләр ярдәмендә, эшчеләргә ихтыяҗ елдан-ел кими. Мәсәлән, элегрәк Баулы районында авыл хуҗалыгында җиде мең кеше эшләгән булса, узган елда әлеге сан 700 кеше тәшкил иткән, хәзер исә – 630.
Финляндиядә дәүләт дотациясе күпме продукция тапшыруга бәйле. Безнең илдә дә субсидияләр стимуллаштыру юнәлешендә. Мәсәлән, сөткә бирелүче субсидия җитештерү күләменә бәйле: күбрәк саткан саен, дәүләт товар җитештерүчегә шулкадәрле күбрәк ярдәм итә.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин районның үсмелекчелек тармагы торышы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда безнең районда технологияләргә туры китереп ашлама кертелгән кырларның уңдырышлылыгы гектарыннан 40 центнерга якын тәшкил иткән. Алар – узган үсемлекчелек сезоны башланганчы тиешле күләмдә минераль ашламалар туплаган хуҗалыклар. Узган сезоннан башлап, аграрийларга дәүләт ярдәме, аерым алганда, минераль ашламалар бирү дә стимуллаштыру характерына ия. Ашламаны үз акчасына алган хуҗалыкларга гына аны сатып алырга район һәм республика бюджетыннан субсидия бирелде. Хуҗалыкларга киләсе сезонда да ярдәм каралган. Ашламаны йогынты ясаучы матдәсе 25 килограмм исәбеннән үз акчасына сатып алучы хуҗалыкларга районнан бер гектарга ун килограммга кадәр ашлама бирелергә мөмкин. Бу исә хуҗалыкларга республика ярдәме алырга өметләнергә мөмкинлек бирә: бер гектарга 35 центнер ашлама запасы булган хуҗалыкларга республика ярдәме дә каралган.
Киңәшмәдә терлекчелек тармагы рентабельлегенә дә зур игътибар бирелде. Терлекчелекнең иң зур табыш китерә торган юнәлеше дип сөт җитештерү санала. Унбер ай нәтиҗләренә караганда, безнең районда рентабельлек 11,4 процент тәшкил итә. Хуҗалыкларда әлеге күрсәткеч 5,9 (“Кызылъяр”) проценттан алып, 21 (“Миңнуллин”) процентка кадәр. Ләкин, кайбер җитәкчеләр фикеренчә, сөт җитештерү рентабельлеген исәпләү бик үк дөрес түгел. Сөт җитештерүнең үзкыйммәтенә булачак сыерларны өч елга кадәр асрау чыгымнары да кертелсә, әлеге күрсәткеч күпкә кимрәк булыр иде.
Илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче иң мөһим звено булган авыл хуҗалыгы тармагы әлегә дотацияле. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин ассызыклаганча, авыл хуҗалыгында дотация өлеше 30 процент тәшкил итә. Шуңа күрә дәүләт органнары авыл хуҗалыгы берләшмәләреннән, милекчелек формаларына бәйсез рәвештә, тиешле формалар буенча отчётлар таләп итәргә хокуклы.
Кадрия ГЫЙМАЗОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев