Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәхетен Баулыда тапкан

Иртәгә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне.

“Миңнуллин” хуҗалыгында эшли башлавына алты гына ел узса да, Ирина Золотарёваның исеме берничә тапкыр Татарстан күләмендә яңгырады. Ул көтү яңарту технологлары республика бәйгесендә өч тапкыр призлы урынга иреште. Беренче елны яшь белгечләр арасында иң яхшы дип танылса, икенче һәм өченче тапкыр төп бәйгедә өченче урыннар алды.

“Миңнуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгында инде күп еллар көтү яңарту технологы булып бер фамилияле кешеләр хезмәт куя – Золотарёвалар. Элегрәк мондый белгечләр арасында район бәйгеләрендә Елена Золотарёва алда барса, хәзер килене Иринага тиңнәр юк.

– Язмыш улымны Ирина белән кавыштырганга сөенеп туя алмыйм, – ди Елена Павловна. – Ул миңа кызым кебек якын. Мин үзем заманында, вакыт белән хисаплашмыйча, үземне аямыйча хезмәт куйдым. Эштә төнгә кадәр калырга туры килгән чаклар да булды. Башка районнарга, Казанга ярышларга да йөрдем. Ирина да шундый ук. Җитәкчелек, барырга кирәк, дип әйтә икән, бара. Мин эшемне ярата идем. Ул да шундый.

Ирина үз эшен озак эзләгән. Моңа кадәр кем генә булып эшләргә туры килмәгән аңа: кондуктор, парикмахер, сатучы. Мәскәүдә биш ел “бәхет эзләгән”. Шулай да күңеле авылга тартылган. Владимир өлкәсендә узган балачагын еш искә алган: кызга җиде яшь чагында әбисенең сыер саварга өйрәтүен, аның белән базарга сөт, эремчек сатарга йөрүләрен... Һәм бервакыт Покров-Урыстамак авылына кайтырга була. Гаиләсе Ирина мәктәптә укыган вакытта шунда күченгән. Авылга кайтып, кияүгә чыга һәм, уйлап та тормыйча, каенанасы эшли торган фермада эшли башлый. Елена Павловна, килененең терлекләргә мөнәсәбәтен күзәтеп, аны үзенә алмашка әзерли башлый. Ирина барысын да тиз үзләштерә. Бер елдан ул үзе мөстәкыйль эшләргә әзер була. Каенанасы әйтүенчә, Ирина хәзер остазыннан күбрәк белә.

Ирина Золотарёва бер урында тора торганнардан түгел. Быел республика бәйгесендә катнашканнан соң, мөгезле эре терлек яңартуның Европа технологиясен үзләштерергә булган. Эшендә ул Харьков технологиясен куллана, ә бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен евротехнологияне белү кирәк.

Ирина тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерә: өч уллары һәм бер кызлары бар.

– Ирем хәлемә керә, эшемне хуплый, шунысы сөендерә. Ул бала чагыннан әнисенең ничек эшләвен күреп үскән, шуңа күрә эшемдә “югалуларым”ны аңлый. Ә әни (каенанам) бар эштә таянычым. Балаларны үстерергә булыша.

Күп балалы Золотарёвлар гаиләсе, авыл читеннән җир алып, иркен йорт салып кергән. Ишегалды тутырып терлек асрыйлар. Төп эше һәм хуҗалыкны алып барудан тыш, Иринаның җәмәгать эшләре дә бихисап. Ул авыл җирлеге Советы депутаты, балалар бакчасында һәм мәктәптә ата-аналар комитеты рәисе. Һәм ул беркайчан да эш күплектән, аруыннан зарланмый. Тормышка оптимистларча карашта булуы  аңа өстәмә көч бирә, күрәсең.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев