Баулы районында силоска кукуруз уралар
Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көндә бер баш шартлы терлеккә 20 центнер исәбеннән азык әзерләнгән.
“Миңнуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгында 2200 баш мөгезле эре терлек һәм бер мең дуңгыз исәпләнә. Терлекләргә кышлыкка азык җитәрлек булсын өчен, хуҗалык бер баш шартлы терлеккә кимендә 30 центнер азык әзерләүне максат итеп куйган. Хуҗалык җитәкчесе Генадий Миңнуллин сүзләренчә, бүгенге көндә ике мең тонна печән, җиде мең тонна сенаж, өч мең тоннага якын салам әзерләнгән. Силос салу да тулы көченә бара. Әлеге хуҗалыкта кукурузны 850 гектарда үстергәннәр, шул исәптән силоска – 750 гектарда. Ике мең тоннадан артык кукуруз силоска салынган.
Кукуруз урып-җыюда өч комбайн эшли. Кырда без Олег Бахтияров идарә итә торган комбайнга юлыктык. КамАЗда кукуруз ташучы белән кичке ашка бару өчен, техникасын кыр читенә куйган мәле иде. Кукуруз кыры авыл янында булганга, механизаторлар төшке һәм кичке ашка ашханәгә үзләре бара.
– Минем “Дон”ым, яңа булмаса да, яхшы эшли, – ди, елмаеп, Олег Бахтияров. – Мондый эссе көннәрдә эшләве рәхәт. Кондиционер булгач, эссе түгел. Кабина яхшы ябылгач, тузан да юк. Чиста, уңайлы.
Аның сүзләренчә, быел кукуруз былтыргы кебек биек булып үсмәсә дә, уңышны начар дип булмый. Бер силос траншеясын тутырганнар да инде. Терлекләргә азык җитәрлек булачак.
“Миңнуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгында сөт һәм ит җитештерү – өстенлекле юнәлеш. Терлекчелектә югары сыйфатлы азык булганда гына уңышка ирешеп була. Бүгенге көндә әлеге хуҗалыкта көнлек тулаем савым 12 тонна тәшкил итә. Бу районда җитештерелгән сөтнең өчтән бере диярлек.
Фото Кадрия Гыймазова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев