Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Баулы районында карлыган бакчасы булачак

Яшь фермер Салават Юнысов биш гектар мәйданга 9500 төп карлыган утырткан. Түбән Новгородтан һәм Белоруссиядән кайтарылган ул үсентеләр киләсе җәйдә беренче тапкыр җимеш күрсәтәчәк.

Егерме яшьлек баулылы Салават Юнысов агымдагы елның февралендә үзенең фермерлык хуҗалыгын теркәгән, бизнес-план төзегән һәм “Татарстан Республикасында 2017-2020 елларда эш башлаучы фермерларга ярдәм” бәйгесендә катнашкан. Җәй башында ул 1,5 гектарда җиләк-җимеш культуралары үстерүгә грант откан.

2018 елда Баулының яңа эш башлаучы фермерлары алда телгә алынган федераль ведомство программасы буенча грантлар алуга крестьян (фермерлык) хуҗалыклары бәйгеләрендә актив катнаштылар. Май аенда бәйгенең беренче этабында безнең районнан биш фермер җиңүче дип табылса, көзге этапта тагын бер баулылы җиңүгә иреште. Шулай итеп, Баулы фермерлары откан грантларның гомуми күләме 12,5 миллион сум тәшкил итте.

Моңа кадәр баулылар бәйгедә бизнес-проектлары белән, нигездә, традицион юнәлешләрдә (терлекчелекне үстерү, бөртекле культуралар үстерү) катнашкан булсалар, быел безнең район өчен гадәти булмаган проект та җиңде. Яшь шәһәрдәшебез җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнергә карар иткән.

20 яшьлек фермерлык хуҗалыгы башлыгы Салават Юнысов белән берничә ай очраша алмый тордык. Ул еш кына эш буенча командировкада булды, укыды, бакчачылык буенча семинарларда катнашты. Ниһаять, октябрь ахырында болытлы көзге көндә, гадәттә, бакчачыларның эшләре төгәлләнә торган вакытта, очрашу җае чыкты. Һәм, билгеле инде, беренче чиратта безнең төбәк өчен гадәти булмаган эшчәнлеккә ни сәбәпле тукталуы белән кызыксындык.

– Үзең белгән эш белән шөгыльләнергә кирәк. Минем әле терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнгәнем юк. Ә менә бакчачылык белән балачактан таныш, – дип башлады сүзен Салават. – Күп кенә баулылар кебек, без дә бакчабызда безнең климат шартларында үстерә алырлык бар нәрсәне дә үстерәбез. Әбием Лена Сөләймановна тәҗрибәле бакчачы иде. Заманында интернат-мәктәптә биология укыткан, мәктәп яны участогында һәм үзенең бакчасында төрле тәҗрибәләр үткәрергә ярата иде. Безне дә үсемлекләрне карап үстерергә өйрәтте. Күрәсең, бакчачылык белән кызыксыну аңардан күчкән. Без дә экспериментлар ясарга яратабыз. Кайчагында хәтта кайбер экзотик яшелчәләр дә үстерәбез, мәсәлән, кивано.

Салават, әти-әнисе белән киңәшләшеп, карлыган үстерү белән шөгыльләнергә булган. Бизнес-планы нигезендә, ул аны 1,5 гектар мәйданда үстерергә тиеш. 1,5 миллион сум күләмендәге грантны ул трактор һәм аңа асылма, тагылма агрегатлар, үсентеләр алуга тоткан. Яз көне үсентеләрнең Түбән Новгород өлкәсеннән алып кайтылган беренче партиясен утырткан, күптән түгел Белоруссиядән алган үсентеләр утыртылган. Эшкә гаилә акчалары да кереп киткән. Нәтиҗәдә планлаштырылган 1,5 гектар урынына 5 гектарга 9,5 мең куак утыртканнар.

– Без төрле вакытта өлгерә торган сортлар алдык, бу уңыш җыю срогын өч айга сузарга мөмкинлек бирә, – ди Салават Юнысов. Ул быел Мәскәүдә интенсив бакчачылык курсларын тәмамлаган, җиләк-җимеш үстерү тәҗрибәсе булган фермерлар белән аралашкан. Квалификациясен күтәрүдә интернет та мөһим ресурска әверелгән.

Карлыган бакчасын Кызылъяр авыл җирлеге территориясенә утыртканнар. Җиләк-җимеш бакчасын төньяк җилләрдән таулар каплап торырлык урынны нәкъ менә шунда тапканнар. Җир үзе көн дәвамында кояш нурларында коеначак. Җирне җирле авыл хуҗалыгы берләшмәсеннән арендага алганнар. Янәшәдә генә күл дә бар. Шуннан, шлангалар сузып, насос һәм генератор ярдәмендә үсентеләргә су сипкәннәр. Тик су чыганагы даими түгел, корылык елларында күл кибә, шуңа күрә скважина борауларга планлаштыралар.

Баулы районында иң яшь крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Салават Юнысовның планнары зурдан. Аларны тормышка ашырырга гаиләсе ярдәм итә. Әтисе Ришат Юнысов тәҗрибәле эшмәкәр булуы да булышкан. Юнысовлар белән аралашкач, ата кешенең улына ярдәме файдалы киңәшләр белән генә чикләнмәве аңлашылды. Безгә Ришат Юнысов үз куллары белән ясаган сабан һәм утырту җайланмасын күрсәттеләр.

“Эш башлаучы фермерларга ярдәм” бәйгесендә катнашучылар, положение нигезендә, дәүләттән алынган бер миллион сумга бер эш урыны булдырырга тиеш. Салават Юнысовка 1,5 эш урыны булдыру зарур. Тик ул өч кешене эшле итүне күздә тота. Тракторчы, агроном һәм уңыш җыеп алганда сезонлы эшчеләр кирәк булачак. Әлегә исә ерактан алып кайтылган үсентеләр Баулы җирендә үсеп китә алуы мөһим.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА фотосурәтләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев