Баулы ветераны 95 яшен тутырды

Бөек Ватан сугышы ветераны Халик Кәримов 95 яшьлек зур юбилеен билгеләп үтте.
Халик Габделкәрим улы 1926 елның октябрендә Татар Кандызы авылында гаиләдә икенче бала булып туа. Аңа өч яшь тулгач, әтисе вафат була. Өч кечкенә баласын кочаклап, әниләре тол кала.
«Без кече яшьтән эшкә җигелдек. Нигездә, басуда эшләдек, чүп үләннәре утый идек, – дип искә ала балачак еллары турында ветеран. – Өлкәнәя төшкәч, безгә тырмалау, җир сөрү, урып-җыю кебек эшләрне ышанып тапшыра башладылар”.
Ветеранга 15 яшь чагында сугыш башлана. Ул җиде сыйныф кына тәмамлап өлгерә, чөнки авылда калган егетләргә фронтка киткән ир-атлар урынына барлык эшләрне дә башкарырга туры килә. Сугыш башланган беренче көннәрдә юбилярның олы абыйсы да фронтка китә. Ә 1942 елның мартында аның үлү хәбәре килә.
1944 елның ноябрендә Кызыл Армия сафларына Халик Кәримовны да алалар. Ул 1944 елның декабреннән 1945 елның маена кадәр, укчылар часте сугышчысы рәвешендә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Аннан соң ветеран бомбардировка авиациясенә хезмәт күрсәтү өлешләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1951 елның ноябрендә демобилизацияләнә. Халик Габделкәрим улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, күпсанлы юбилей медальләре һәм билгеләре белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше Нәсимә Тәхаутдин кызы белән 50 елга якын гомер итәләр, бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 16 ел элек Нәсимә ханым вафат булган. Хәзер Халик Кәримов сигез оныгы һәм 15 оныкчыгына сөенеп яши.
Бүгенге көндә ветеран Баулыда кызы Вәсилә Мөхәммәдиева гаиләсендә яши. Вәсилә Халик кызы сүзләренә караганда, ветеран сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирә, көнгә ике тапкыр саф һавага чыгып йөри.
“Әтиебез безнең өчен яхшы, йомшак күңелле әти булды, – ди Вәсилә ханым. – Аның бертуган абыйсы фронтта һәлак булган, шулай ук алты икетуган абыйсы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган. Әтиебез берүзе исән-сау кайтты. Ул безгә сугыш турында һәрчак сөйли иде, хәзер дә ул дәһшәтле елларны еш искә ала.”
“Мин балаларны бик яратам, оныкларымны кунакка сагынып каршы алам, – ди Халик Кәримов. – Алар килү белән, йорт шатлык белән тула, алар белән мин бөтен авырлыклар турында да онытам”.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 20:00Магнит давылларына ничек бирешмәскә? Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр.19500
-
12 август 2022 - 16:00Татарстанда дуңгызларда Африка чумасының өч учагы ачыкланган Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы Югары Ослан һәм Спас районнарында өч урында ачыкланган. Республиканың тагын 22 районы күзәтү зонасына керә. Аерым территорияләрдә карантин кертү турындагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.19100
-
12 август 2022 - 12:39Татарстанда тагын 85 кеше коронавирус йоктырган Узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус йоктырган, 55 кеше хастаханәдә дәвалана.20700
-
12 август 2022 - 10:00Баулыда физкультурачы көне үткәрелә Чара 13 августта “Нефтьче” стадионында булачак.20700
-
11 август 2022 - 20:00Ата-аналарга балаларын тәрбияләү серләре Үрнәк бала тәрбияләү серләре.35400
-
11 август 2022 - 19:00Үзеңне бәяли белмәсәң... Эштә хезмәтеңне кабул итмиләр, өйдә санламыйлар. Тирә-юньдәгеләрнең ник берәрсе хаклы икәнлегеңне аңласын! Барысына да өлгерергә, җайларга, кайгыртырга, ярдәм итәргә тырышасың һәм ахырдан әле син гаепле дә булып каласың. Беләсезме эш нәрсәдә икән? Әгәр хатын-кыз үз-үзен бәяли белмәсә, алтын таулар күчерсә дә, тирә-юньдәгеләр аңа уңай бәя бирмиячәк!34300
-
11 август 2022 - 18:00Арка авыртуын ничек бетерергә? Арка авыртканда бу рецептны кулланып карагыз әле30700
-
11 август 2022 - 15:44Татарстанда тагын 82 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 82 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.27200
-
11 август 2022 - 12:00Сovid-19 белән көрәш дәвам итә Атна саен Баулы районында коронавирус инфекциясе куркынычы булган пациентлар ачыклана.28100
-
11 август 2022 - 11:14Татарстанда – дуңгызларның Африка чумасы авыруы Баулы районы баш ветеринары бу вәзгыятькә аңлатма бирде.26900
-
11 август 2022 - 10:00Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.26000
-
11 август 2022 - 08:56Баулы районы ЗАГСында 14 туу турында акт теркәлгән Баулы районы ЗАГСы июль аенда 14 туу турында акт теркәгән. Туган балаларның 7се – малайлар, 7се – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3е – икенче, 5се – өченче, 2се – дүртенче булып туды.28100
-
11 июнь 2019 - 11:30Сабантуйга бүләк җыю
-
16 октябрь 2018 - 12:56"Мәктәп тормышына җайлашу" - 12.10.2018
-
Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле баулылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
-
Әгәр татар телен укыту тулысынча ихтиярига калса, ягъни аны балага укыттыру өчен ата-ана мәктәпкә барып гариза бирергә тиеш булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Сез ничек уйлыйсыз? 19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар проектны тулыландырырга вәгъдә итә.
-
Туганыңа барысын да сөйлисеңме? Сез туганнарыгыздан сер яшерәсезме? Нәрсәләр турында туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамый дип саныйсыз?
-
13 август 2022 - 08:00Район газетасына язылырга әле дә соң түгелХөрмәтле укучыларыбыз! 2022 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” газетасына язылырга оныткан булсагыз, абунәне хәзер рәсмиләштерә аласыз.12900
-
9 август 2022 - 17:12Яңа Шалты авылында “Урак” бәйрәменә җыелдылар Яңа Шалты авылында мәктәп укучылары уракка төште. Алар кул урагы белән арыш урып карадылар, көлтә бәйләп аны торыпшаларга салып сугып карадылар. “Урак өсте” дип исемләнгән шундый матур, тарихи һәм файдалы чараны балалар өчен җирле “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы һәм авыл клубы хезмәткәрләре оештырды.60300
-
8 август 2022 - 20:00Августта карлыган куакларын эшкәртү өчен биш киңәш Бу айда киләсе ел өчен бөреләр формалаша.58200
-
7 август 2022 - 14:00Бакча җиләген күчереп утыртабыз Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.54500
-
9 август 2022 - 12:17Сыер саву – ир-ат эшеме? Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләргә хыялланучылар бар дисәм, күпләр ышанмас та мөгаен. Баулы районының “Исмәгыйлов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче Радик Талипов нәкъ менә шундыйлардан. Ул утыз елга якын авыл хуҗалыгында эшли, шуның яртысын ул сыер савучы һөнәрендә үткән.52901
-
8 август 2022 - 16:51Мурашко: 35-40 яшьлек ир-атлар арасында үлем күрсәткече хатын-кызлардан ике тапкыр зуррак Россиядә 35-40 яшьлек ирләр арасында үлем күрсәткечләре хатын-кызлар белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак, тышкы факторлар төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.51600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бавлы-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73781 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Леванова Евгения Михайловна
Адрес редакции: 423930, РТ, Бавлинский район, г.Бавлы, ул.Пионерская, 9
Телефон редакции: 5-64-47 (приемный)
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика