Бавлы-информ

Баулы районы

Рус Тат
Җәмгыять

Баулы гаиләсе авырлыкларны җиңә ала

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүнең авырлыгын сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Киләчәктә аларны аякка бастыру, тәрбияләү, тормышка яраклаштыру өчен гаять күп көч һәм сабырлык таләп ителә. Баулыда яшәүче Ольга һәм Руслан Вильдановлар да бар көчләрен нарасыйларын сәламәтләндерүгә юнәлтергә тырыша.

Без Вильдановларның якты һәм уңайлы фатирына аяк бастык. Хуҗабикә Ольга Вильданова безне кечкенә улы белән каршы алды. Ул – информатика, математика һәм физика укытучысы, робототехника буенча тренер. Баулының 3нче мәктәбендә сигез ел эшләгәннән соң, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларын карар өчен, эштән китәргә мәҗбүр булган. 2018 елда ул, балалары белән өстәмә рәвештә өйдә шөгыльләнү өчен, дефектолог укытучысына һөнәри әзерлек узган. Ә гаилә башлыгы Руслан Вильданов энергетика компаниясендә электромонтёр булып эшли.

Ольганың беренче йөклелеге яхшы узган. Даими рәвештә табибларга йөргән һәм скрининг тикшерүләрен узган, туачак баланың үсешендә бернинди тайпылышлар күзәтелмәгән. Тик сабый кулбаш дистоциясе (туганда, кулбашларының бер минуттан артык тоткарлануы) һәм яңа туган балаларның треморы белән туган. Гомеренең беренче ике атнасында сабый Бөгелмәдә яңа туган балалар патологиясе бүлегендә дәваланган, чөнки балага, туу белән пневмония диагнозы куйганнар. Гомеренең беренче елында Артёмның үсешендә тоткарлыклар булган: ул соңрак утырырга өйрәнгән, соңрак йөреп киткән. Сөйләм патологияләрен төзәтү, вак һәм эре моториканың эшен яхшырту максатыннан, гаилә күрше шәһәрләрдә тернәкләндерү үзәкләренә йөри башлаган. Башта кыенрак булган. Чөнки дәүләт ярдәмен инвалид саналган балалар гына ала, ә Артёмның ул вакытта әле инвалидлыгы булмаган, аны соңрак рәсмиләштергәннәр.

Баулы тернәкләндерү үзәге ул вакытта ябык булган. Әти-әни, сабыйларын сәламәтләндерү өчен, массажист, остеопат, логопед, дефектолог ярдәменә мөрәҗәгать иткән. Артёмны озак вакыт Әлмәт тернәкләндерү үзәгенә йөрткәннәр, анда ул түләүле дәвалану узган. Моннан тыш, аны даими рәвештә Октябрьский шәһәрендәге логопедларга алып барганнар. Барлык чаралар һәм процедуралардан соң, малайның хәле яхшырган, теле ачылган.

– Баулыда сөйләшми торган балалар белән бер генә белгеч тә эшләмәгәнлектән, зур кыенлыклар кичердек. Безнең белән Октябрьский логопедлары гына эшләргә ризалашты, – ди Ольга. – Артём сөйләшә башлагач, без мәктәпкә әзерләнә башладык. Укырга, санарга һәм язарга өйрәндек.

Артём гомуми белем бирү мәктәбенә укырга кергән. Анда ул укыту процессында бик күп кыенлыкларга юлыккан. Уңышлары булган, тик дәресләрне аңлау белән кыенлыклар туган, укыганны исендә калдырмаган диярлек. Ягъни малай барысын да эшли белгән һәм эшләгән, әмма өйрәнелгән материалны аңлап бетерә алмаган. Менталь үзенчәлекләре булган балалар үсеше өчен күп вакыт кирәк, шулай да алар күп нәрсәгә сәләтле. Шуңа бәйле рәвештә, Артёмны Казанга алып барырга, тулысынча тикшерү узарга карар кылынган. Табиблар анда баш миенең резидуаль-органик зарарлануы дигән диагноз куйган. Казан белгечләре малайга аның диагнозы булган балалар өчен яраклаштырылган программа буенча укырга тәкъдим иткән. Әмма Баулыда коррекция сыйныфлары булмаганлыктан, Артёмны Октябрьский коррекция мәктәбенә укырга йөртә башлаганнар. Ул бу мәктәптә инде өченче ел укый. Уку программасыннан тыш, балалар өстәмә коррекция дәресләрендә шөгыльләнә, анда алар белән тирәнтен дефектологлар, логопедлар, психологлар шөгыльләнә. Шулай ук малай факультатив рәвештә столяр белгечлеге буенча бишенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр һөнәри-хезмәт белеме ала.

Артёмга инвалидлык билгеләгәннән соң, ул “Шатлык” тернәкләндерү үзәгенә йөрү хокукы алган. Әмма бу үзенчәлекле балалары булган гаиләләр өчен барыбер җитәрлек түгел. Чөнки мондый балаларга елына ике тапкыр тернәкләндерү узарга кирәк. Әмма тернәкләндерүдә генә эш тәмамланмый. Инвалид балаларга даими аралашу, даими дәресләр үткәрү һәм белгечләргә даими рәвештә йөрү зарур.

– Безнең гаилә өчен һәм башкалар өчен дә шәһәрдә бер генә коррекция яки сөйләм сыйныфы, яки логопед төркемнәре булса да күпкә җиңелрәк булыр иде, дип уйлыйм. Чөнки без балаларны коррекция мәктәбенә йөртүче бердәнбер гаилә түгел. Мин инвалид балаларның әти-әниләре белән бик күп аралашам һәм күп кенә балаларның өйдә укуын беләм. Әмма, коррекция мәктәбе эшен үз күзләрем белән күргәч, шуны әйтә алам: балалар өчен нәкъ менә мәктәптә, коррекция сыйныфларында уку күпкә яхшырак, чөнки безнең балалар яшьтәшләре янында дөньяга җиңелрәк җайлаша, – ди Ольга.

Без әти-әниләре белән аралашканда, кызлары Арина гел янәшәдә булды. Кызга сөйләмнең гомуми үсеше тоткарлану диагнозы куелган. Арина “Алёнка” балалар бакчасына йөри. Быел ул мәктәпкә барырга тиеш.

Реклама

– Үзенчәлекле баланы тәрбияләү тәҗрибәсе булгач, икенче тапкыр балага узуга, без туачак баланың мондый проблемалары булу-булмавына игътибар итә башладык. Ләкин безнең Аринаның да теле озак ачылмады, – ди Ольга. – Алты яшькә кадәр сөйләшмәде, нибары бер-ике сүз генә әйтә, ә калганнары авыр бирелә иде. Ләкин без тернәкләндерү ярдәме ала башлагач, дефектологлар һәм логопедларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, теле ачылды, Арина сүзләр һәм җөмләләр әйтә башлады. Хәзер Арина инде күпкә яхшырак сөйләшә һәм безнең алда аны нинди мәктәпкә бирү мәсьәләсе тора. Без аның гади мәктәпкә барлык авазларны дөрес итеп әйтә башлагач кына бирергә булдык. Балалар бакчасында икенче ел әзерлек төркеменә йөрибез, чөнки Баулыда сөйләм сыйныфлары юк. Әгәр дә Баулыда авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтә торган сөйләм сыйныфлары булса, әлбәттә, без аны җиде яшьтә мәктәпкә рәхәтләнеп бирер идек. Шуңа күрә Арина мәктәпкә сигез яшьтә генә барачак, әмма без Баулыда сөйләм сыйныфын ачуга өметләнеп калабыз. Кызыма туры килгән иң якын мәктәп –  Казанда. 350 чакрым радиуста безнең сөйләм мәктәпләре юк.

Артём һәм Аринаның әти-әнисе үзләре кебек үк балалар белән күбрәк аралашуын тели. Андый очрашулар балаларның сәләтләре ачылуга йогынты ясар, алар үзләрен ялгыз хис итмәс иде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга аралашу өчен, Баулыга, әлбәттә, аларга өстәмә белем бирү учреждениесе кирәк. Тик, кызганычка каршы, мондый мәктәпнең барлыкка килүе икеле. Чөнки аның өчен бина, педагоглар һәм дәресләрнең җайлаштырылган программалары кирәк.

Без дә, башка гаиләләр кебек, саф һавада йөрергә яратабыз, балалар безнең яңартылган ишегалдына уйнарга йөри, – ди Ольга. – Велосипедта йөрергә, табигатькә барырга, кышын чаңгыда йөрергә яраталар. Өй янындагы бассейнга йөрибез. Безнең Артём активрак, ә менә Арина күбрәк иҗади кеше, ул  рәсем ясарга, пластилин белән эшләргә, буярга ярата. Артём белән Арина – бик ачык, яңа кешеләрдән курыкмыйлар, танышырга һәм дуслашырга әзер.  Хисләрен яшерә алмыйлар – еш кына күңел ачалар, елмаялар, кәеф начар булу аларда сирәк күзәтелә.

Сүзгә Руслан Вильданов та кушылды.

– Без сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен үткәрелә торган чараларга барырга тырышабыз, – ди ул. – Районның “Благо” оешмасына без бик рәхмәтле, ул күп гаиләләргә үзенчәлекле балалар тәрбияләргә булыша. Безнең балаларга битараф булмаган кешеләргә рәхмәт, алар өчен төрле чаралар оештыралар. Яңа ел алдыннан, минем әти Артём белән Аринаны үзәк балалар китапханәсендә инвалид балалар өчен махсус оештырылган бәйрәмгә алып барды. Балаларга бик ошаган, өйгә күтәренке кәеф белән кайттылар. Алар белән төрле уеннар уйнаганнар һәм бүләкләр тапшырганнар. Әмма барыннан да бигрәк, балаларга үзләренә шундый игътибар бирелүе аеруча ошаган.

Үзенчәлекле балаларны, өйдә генә тормыйча, җәмгыятьтә яшәргә өйрәтү мөһим. Аларны үз-үзләрен кайгыртырга, башка кешеләр белән аралашырга һәм дус булырга өйрәтергә кирәк. Әлбәттә, балаларында әлеге сыйфатларны тәрбияләү буенча бар авырлык аларның әти-әниләренә төшә, күп нәрсә белгечләрнең ярдәменә бәйле. Әмма җәмгыятьнең башка әгъзалары да үзенчәлекле балаларга ярдәм итәрлек адым ясасалар, аларны дөньяның бер кисәкчеге итеп аларны кабул итәргә өйрәнсәләр, бик яхшы булыр иде.

Автор фотосурәте

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев