Урманнарга бару вакытлыча чикләнә
Янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата чикләүләр билгеләнгән.
Татарстан Министрлар Кабинетының 424нче карары (14.06.2024) нигезендә, 14 июньнән башлап, 21 календарь көн дәвамында Татарстанда гражданнарның урманнарга баруына һәм аларга транспорт чаралары керүгә чикләү кертелде.
Урманнарга чикләүнең гамәлдә булу вакыты һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган.
– Янгын куркынычы белән бәйле хәлне космик, авиация һәм җир өстендәге күзәтү көчәйтелде, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек әйләнәсе дежурлык оештырылды, ял көннәрендә урманнарга күпләп йөргән урыннарга вакытлыча постлар куелды. Тулаем алганда, янгын сүндерү чаралары тулысынча әзер.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев