Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган көне алдындагы атна иң авыры

Астрологлар бу хәлнең сәбәбен аңлата.

Табиблар һәм астрологлар билгеләвенчә, кешенең туган ае аның өчен бик катлаулы, ә туган көне алдындагы атна иң авыры санала. Шуңа да бу айда алар еш авырый, кәефләре төшенке була.

Астрологлар фикеренчә, туган көн алдыннан килгән айда тискәре энергетик төсмерләр күп  тупланган. Бу бер чордан икенчесенә символик рәвештә күчеш вакыты, ди алар. Астрология буенча, туган көнеңне ничек каршылыйсың, аны шулай үткәрәсең дә икән. Күчеш ноктасы нәкъ менә туган көннең үзенә туры килүен онытмаска кушалар. Алдан котларга һәм бүләк бирергә ярамый дигән фикер дә халык арасында киң таралган. Туган көнне шау-шулы бәйрәмсез, тыныч кына үткәрергә киңәш бирә белгечләр. Бу көнне организм бик хәлсез була дип аңлаталар.

Ә менә алдагы елларда да үзенең эш урынын сакларга тырышкан кешеләр, һичшиксез, туган көннәре көнне эш урынында тир түгәргә тиеш. Әгәр инде кунаклар чакырырга уйласагыз, иң яхшысы алдагы 12 көн, чөнки туган көннән соң һәр көн яшәүнең бер аена тиңләшә икән. Димәк, 12 көн – 12 ай дигән сүз. Шуңа күрә, бу 12 көнне якын кешеләрең, туганнарың, дусларың белән үзара татулыкта, дуслыкта, яхшы кәеф белән үткәрергә киңәш ителә.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев