Төркия йомыркасы Россия йомыркасыннан нәрсәсе белән аерыла?
Профессор, техник фәннәр докторы Россиядә һәм Төркиядә җитештерелгән йомыркаларның аермасы турында сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, Көнбатыш Азия илләреннән китерелгән ризык искерми. Саклау сроклары төгәл үтәлгән булырга тиеш. Бу срок 4 категориягә бүленә. Йомырка 1, 2, 3 һәм 4 атна искермәскә мөмкин. Шуңа карап категория билгеләнә.
Профессор сүзләренчә, төрек йомыркалары файдалы үзлекләре буенча Россия йомыркасыннан аерылмый. Страус йомыркасы белән бытбылдык йомыркасы да үлчәме һәм макро- һәм микроэлементлар күләме белән генә аерыла. Аксым күләме буенча алар барысы да бертөрле.
Ләкин йомырка тәме аерылырга мөмкин. Шуңа күрә башта, ашап карар өчен, азрак кына алып торыгыз. Чит илдән китерелгән йомырканың сарысы сарырак яки аграк булса да гаҗәпләнмәгез. Бу – тавыкка нәрсә ашатуга бәйле. Йомыркадан балык тәме килсә, тавыклар азыгына икенчел балык чималы салынган, ди белгеч.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев