Россия баһадиры Михаил Кокляев ни өчен чәк-чәк һәм ат ите ярата?
Михаил Кокляев – 105 килограммнан күбрәк авырлык категориясендә авыр атлетика буенча күп тапкыр Россия чемпионы, кубок иясе, авыр атлетика һәм пауэрлифтинг буенча халыкара класслы спорт мастеры, көч экстримы, бодибилдинг һәм пауэрлифтинг буенча ярышларны алып баручы, рефери.
Ял көннәрендә Михаил Кокляев Баулыдагы “Я смогу” мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү үзәгендә булды, анда шөгыльләнүче кешеләр белән аралашты.
– Сез Баулыга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ачылган тренажерлар залын күрү максаты белән килгәнсез. Тәэсирләрегез нинди?
– Сез иң беренче минем күз уемына карагыз әле. Мин бүген үз мохитемдә. Минем әнием – татар. Биредә үземне бик яхшы хис итәм. Бүген бирегә килүчеләр, беренче чиратта, минем танылган булуыма түгел, ә үз кеше булуыма игътибар итә һәм шатлана. Хәзерге вакытта миндә татар каны уйный. Сугышканда мин – рус, ә хәзер – татар (көлә).
Миңа Баулыда рәхәт. Дөрес, башта шәһәр исемен истә калдыра алмыйча аптырадым. Бала чакта әби белән бабай татарча сөйләшкәндә, мин аларны яхшы аңлый идем. Хәзер дә билгеле бер күләмдә татарча сүзләр беләм, ләкин, кызганыч, сөйләшерлек дәрәҗәдә түгел. Аралашу мохитында яшәмәгәч, тел онытыла.
Иң мөһиме – бүгенге көнем заяга түгел, ә эш һәм күңел өчен файдалы уза. Үзенчәлекле кешеләр өчен тренажёр залында булу, анда шөгыльләнүчеләргә мотивация бирүне бик яхшы эш дип саныйм. Һәм иң мөһиме – мин бу кешеләрнең күзләрендә очкыннар күрәм.
– Сез – иң яхшы тренажёрларда шөгыльләнү мөмкинлегенә ия кеше. Үзәктәге тренажёрларга нинди бәя бирәсез?
– Барысы да бик яхшы эшләнгән. Тренажёрлар авторы Марат Ильясовның эшенә плюс тамгасы белән бишле куям. Ул аларны тагын ничек камилләштереп булуы турында сорады. Мин киңәшләремне бирдем.
– Баулы, Татарстан турында фикерләрегез нинди?
– Дөресен генә әйткәндә, мин Баулыны күрмәдем әле. Менә бу үзәккә карап фикер йөрткәндә, шәһәрдә дә барысы да яхшыдыр, дип уйлыйм. Мин татарстанлыларның кунакчыллыгын беләм. Татарстанда начар була алмый. Мин елына берничә тапкыр Татарстан аша үтәм. Мәскәүгә барганда, юл буендагы агачларның, бордюрларның известь белән агартылганлыгын күрсәң, үзеңнең Татарстанда икәнеңне аңлыйсың. Чөнки башка беркайда да мондый нәрсә юк.
– Сез татар милли ризыкларын яратасызмы? Алар спорт диеталары белән туры киләме?
– Барысын да ашарга була, ләкин аларны ничектер “яндырырга” кирәк. Билгеле инде, мин баланслы спорт диетасы тотам. Шулай да кайбер вакытларда башкача да тукланам. Мәсәлән, бүген мин каймак нигезендә ясалган соус белән манты ашадым. Ләкин мин дүшәмбе иртәнге сәгать 9да минутына 160 тапкыр типкән пульс белән йөгерәчәгемне беләм. Нәрсә киңәш итә алам? Барысын да ашагыз һәм спорт белән шөгыльләнегез. Билгеле инде, баллы, майлы ризыкларны азрак ашарга кирәк, иң яхшысы – аларны рационнан бөтенләй алып ташлау. Шулай да атнага бер көн барысын да ашарга була. Без бит яшәр өчен генә түгел, ә канәгатьлек хисе алыр өчен дә тукланабыз.
Милли ризыкларның кайсын да булса аерып күрсәтә алмыйм. Барысы да ошый. Мәсәлән, чәк-чәкне, кымыз, таң кебек ачы сөт ризыкларын.
Беләсезме, мин ат ите яратам. Бабай миңа ат, сарык, сыер ите ашата иде. “Ашказаныңа керсә, монда да эләгә”, – дип әйтә иде ул беләкләрен күрсәтеп. Кем белә, бәлки, нәкъ менә бабам ашаткан ат ите киләчәгемә йогынты ясагандыр, заманында илнең иң көчле кешесе титулын алырга мөмкинлек биргәндер. Бәлки, татарларның хәләл азык-төлек ашау гадәте минем шундый булуыма йогынты ясагандыр.
– Үсеп килүче буынга нинди теләкләрегез бар?
– Мөмкин кадәр иртәрәк кеше булып өлгерсеннәр. Мин нәрсәне күздә тотам? Тәрбияле булуны. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, яшәгән төбәгеңне яратырга кирәк. Яратмасаң да, моны бөтен җирдә кычкырып йөрмәскә кирәк. Ошамый икән, аны яхшырак итәргә омтыл.
Очрашу фотога төшү һәм автограф алу белән төгәлләнде. Михаил Кокляев һәрбер кешегә автограф куйган фотолар бүләк итте. Үз кулы белән “Без җиңәрбез!” дип язып, ул “Я смогу” үзәгенә уңыш эстафетасын тапшырды, шул рәвешле тернәкләндерү үзәгенә килеп авырулары белән көрәшүчеләргә өмет бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев