Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Рамазан аенда никах укырга ярыймы?

    Төркия Диния нәзарәтеннән килгән Коръән-хафиз Әхмәт Сүрәл белән әңгәмә:

    - Әхмәт әфәнде, Рамазан аенда ураза тотудан кала, без тагы нинди гамәлләр кылып яшәргә тиеш?

    - Рамазан аенда иң мөһиме ураза тоту, әлбәттә. Чөнки Рамазан ае, Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә ураза тоту өчен бирелгән. Намазның биш вакыты булган кебек, уразаның да үз вакыты бар - ул Рамазан ае. Әгәр дә кеше авырмаса, табиблар аңа уразаны катгый рәвештә тыймаган булса, Аллаһка ышанган кеше өчен ураза фарыз булып тора. Пәйгамбәребезнең хәдис-шәрифләрен карасак, без һәрвакыт, Рамазан аенда бигрәк тә, ураза тотудан кала, телебезне, күзләребезне, колагыбызны, гаүрәт җирләребезне саклап йөртергә тиеш. Ураза тоткан кеше ураза савабыннан мәхрүм каласы килмәсә, ярамаган гайбәтләрне тыңларга, ярамаган сүзләрне, гайбәтләрне сөйләргә тиеш түгел. Ураза - Ислам динендәге иң җиңел гамәл. Дингә килгән күп кеше - мин бу юлга ураза тотып килдем, ди. Дин тотуны намаздан башлыйм диючеләр, күп ятлый, укый, догалар өйрәнә башлый. Ураза тотам дисәң, сабырлык кына кирәк. Рамазан аенда хәмер эчүдән, тәмәке тартудан, төрле начар эшләрдән туктап торган кешеләр дә бар. Болары да бик хәерле гамәлләр.

    Бу айда кешеләр ураза тотмаса да, тәравих намазына йөрсә, ул намазлары кабул ителә. Рамазан аенда мөселманнар күбрәк Коръән укырга тырыша. Ураза тотмаган кеше Коръән укыса да бик яхшы булыр.

    Рамазан аенда һәркем әҗер савап өчен фитыр сәдакасы бирергә тырыша. Шулай ук, Рамазан шәриф аенда авырып ураза тота алмаган кешеләр, байлыгы рөхсәт итсә, фидия сәдакасы бирә алалар. Фидия сәдакасы ул - бер көн утыз кешене җыеп иртәле-кичле ашату. Яки бер кешене утыз көн буе иртәле кичле ашата, яки шул бер кешене утыз көн ашату акчасын исәпләп, мохтаҗларга тарата торган була. Быел фидия сәдакасы көнгә 200 сумнан санала. Кабатлап әйтәм, фидия сәдакасы хәлле кешеләргә генә кагыла.

    - Балалар ураза тотарга тиешме?

    - Динебез буенча, ураза гыйбәдәте дә, намаз гыйбәдәте дә балигъ булганнан соң башлана. Балигъ булу конкрет бер яшь белән билгеләнми. Һәр бала үз вакыты белән балигъ була (физик яктан өлгерә). Балигъ булган көннән башлап, һәркем намаз укырга, ураза тотарга тиешле. Пәйгамбәребезнең «балаларыгызны кечкенәдән дингә күндерегез», дигән хәдис шәрифе бар. Төркиядә балаларны ураза тотса, тотмаса да, әти-әни белән бергә сәхәргә уяту гадәте бар. Бу баланы ураза тотарга ияләштерү өчен эшләнелә. Баланың теләгән очракта, ярты көн ураза тотарга өйрәтергә була. Аннан озаграк тотарга ярдәм итәргә. Бер көн тотып, бер көн ял иттерергә мөмкин. Ураза тоткан өчен балаларны бүләк биреп кызыксындырырга була. Баланы ураза тотарга хикмәт, йомшаклык белән эш итеп, кызыксындырып, күчтәнәчләр белән, җәннәткә кызыктырып өйрәтергә кирәк. Гомумән, балаларны усаллык белән куркытып тәрбияләргә ярамый. Кеше беренче чиратта, һәр эшне яратып эшләргә тиеш. Балалар да Аллаһны яратырга тиеш. Курку - яратудан соң килә.

    - Халык телендә Рамазан аенда никах, туйлар үткәрү ярамый, дигән сүз бар. Бу дөресме?

    - Чынлыкта, Рамазан аенда никах, мәҗлес үткәрмәгез, дигән сүз юк. Рамазан аенда кешеләр никахны үткәрмәскә тырыша, чөнки бу йола бүләкләр, күчтәнәчләр, тәмле ризыклар белән бәйле. Ә ураза булганда көндез чәй эчеп булмый. Мисал өчен, кызны бик озак юл узып барып алырга кирәк ди. Ә мосафирлар уразадан азат ителә. Шуңа күрә, җиңеллек өчен, бабаларыбыздан шундый киңәш калган. Монысы ризык белән бәйле беренче киңәш булса, икенчесе - яшьләребезне гөнаһтан саклау өчен дә кирәк бу. Чөнки уразада кояш баеганчы җенси мөнәсәбәттән дә тыелу бар. Рамазанда никах, туй уздыруга тыюлар юк, ә яшьләр өчен, кунаклар өчен кыенлыклары бар. Шуңа, уңайсыз хәлләргә калмас өчен, туйларны иркенләп башка вакытта уздыру киңәш ителә.

    - Әхмәт әфәнде, Сезне ифтар ашларында да еш буласыз дип беләбез. Безнең аш-су Төркия кухнясыннан аерыламы? Бездәге ризыкларга өйрәнү авыр булмадымы?

    - Аерма бар. Камыр ризыкларын күп бирәләр. Сез беренче чәй эчәсез, Төркиядә башта шулпа эчәләр. Шул ук вакытта, бездә борычлы әйберләрне күп ашыйлар. Ләкин миңа җайлашу авыр түгел, чөнки моннан берничә ел элек, Кырым татарлары янында яшәп кайткан идем, сезнең аш-су охшаш бит, мондый ризыкларга ияләшкән идем инде.

    - Ерак сәфәрләргә чыгып китүгә гаиләгез ничек карый?

    - Төркиядә минем Гайшә исемле хатыным, улым, кызларым, киявем бар. Яшь чагында үзем генә сәяхәткә чыгу авыр түгел иде, хәзер яшем олыгая башлагач, гаиләсез яшәү үзен сиздерә. Аларны калдырып башка китмәм инде.

    - Кайбыч халкын, безнең җирлекне ничек кабул иттегез?

    - Миңа иң ошаганы - исәнләшергә ярата торган халык яши сездә. Килгәндә дә, киткәндә дә сәлам бирәләр. Димәк сездә Пәйгамбәрнең сәламләшеп йөрегез, дигән сөннәте үтәлә, дигән сүз.

    - Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

    «Кайбыч таңнары»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: