Пенсионерларның пенсияләре артачак
Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) хезмәт хокукы буенча белгече Линда Рыжих хәбәр итүенчә, 2025 елда пенсияләр 6,7 процентка артачак.
2025 елда эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 6,7 процентка, ә социаль пенсияләр 9,5 процентка артачак.
Эксперт сүзләренчә, 2025 елда индексация ике тапкыр булачак: февральдә — 4,5% ка, ә апрельдә-2,2% ка. Якынча шундый ук схема 2026 елда гамәлгә ашырылачак: февральдә пенсияләр 4% ка, ә апрельдә — 2,8% ка артачак. Шул рәвешле, бер ел эчендә гомуми үсеш 6,8% тәшкил итәчәк.
Белгеч шулай ук 2025 ел башына кадәр күчеш чоры гамәлдә булуын ачыклады, аның кысаларында эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләре елына кимендә бер мең сумга артачак. Ул тәмамланганнан соң пенсияләр күләме инфляциягә карап төзәтеләчәк.
Тиешле хезмәт стажы җитмәгән кешеләрнең социаль пенсияләре ел саен 1 апрельдән индексацияләнә. 2025 елда алар 9,5 процентка, ә 2026 елда — 10,3 процентка артачак.
Белгеч сүзләренчә, пенсия баллының бәясе 2025 елның 1 февраленнән 139,04 сумга кадәр, ә апрельдән 142,1 сумга кадәр артачак. 2026 елда ул 147,78 сумга һәм 151,18 сумга кадәр артачак.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев