Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ошадымы форум дип сорыйлар. Алай димәс идем

    Чөнки алай гына дип әйтү аның эчтәлеген ачып бирмәячәк, V Бөтендөнья татар яшьләре форумы асылын тасвирламаячак. Ул уйландырды да, сокландырды да һәм иң мөһиме - гел үзгә бер мохиттә булу, алдынгы карашлы, заманча, үз милләте өчен җан атып йөрүче яшьләр белән аралашу мөмкинлеге бирде. Яшерен-батырын түгел, бик тансык әйбер бу.

    Ике елга бер тапкыр үткәрелүче форумда мин беренче мәртәбә моннан алты ел элек катнашкан идем. Һәм менә бу елның августы ахырында янә әлеге зур чарада булу бәхетенә ирештем. Шуңа күрә чагыштыру мөмкинлегем бар. Катнашучылар саны артуын санамаганда (V форумда җир шарының 30 иленнән, Россиянең төбәкләреннән һәм Татарстаннан 800гә якын кеше катнашты), күзгә ташланган иң беренче аерымлык - бу юлы җитәкчеләрнең дә, төрле төбәкләрдән, чит илләрдән килгән яшьләрнең дә фәкать татарча гына чыгыш ясавы. Кайберәүләргә бу авыр бирелсә дә, ничек тә үз туган телеңдә сөйләү, һәрхәлдә, шуңа омтылу бу очракта принципиаль мәсьәлә иде. Чөнки һәрбер милләт туган телдән башлана. Шуңа күрә форумда телне өйрәнүнең, аны балаларыңа өйрәтүнең, милли үзаңны үстерүнең әһәмиятенә кат-кат басым ясалды. Бүген татарча белмәгән яшьләрнең балалары татар булмаячак, дигән фикер яңгырады. Шул вакытта, бәлки, беренче тапкырдыр, мин туган телемдә сөйләшә алуыма моның әһәмиятен тирәнтен аңлап сөенеп куйдым.
    Форум программасы кызыклы һәм бай булды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган пленар утырышта, татарча интернет-ресурсларга, татар халкының тарихи мирасына, бүгенге яшьләрнең рухи кыйммәтләренә һәм милли мәгарифкә, татар телен өйрәтүдә яңа технологияләргә багышланган секцияләрдә форумчылар үзара фикер алыштылар, тәҗрибә, киләчәккә булган планнары белән уртаклаш-тылар. Безне шулай ук бу елның декабрь аенда эшли башларга тиешле «Татар иле» социаль челтәре белән таныштырдылар. Анда татар теленә өйрәтүнең электрон системасы, Татнет каталогы, татар энциклопедиясе, видео һәм аудиоматериалларны урнаштыру мөмкинлеге һәм башкалар булачак.
    Башка форумнардан аермалы буларак, бу җыенның шактый өлеше - утырышлар, шулай ук "Милли татар бренды: формасы һәм эчтәлеге" темасына дискуссия, Казан бию төркеме һәм татар эстрадасы концерты һәм спектакль Татарстанның иң мәшһүр биналарының берсендә - Галиәсгар Камал исемендәге театрда узды. Андагы милли мохит кенә дә ни тора бит! Спектакль турында да аерым әйтми булмый. "Үлеп яратты" пьесасы атаклы мөгаллимә, мөселман дөньясындагы бердәнбер хатын-кыз казый булган Мөхлисә Бубый язмышын бәян итә. Мәгърифәтче ханымның ачы язмышы турындагы әсәр күпләрне тетрәндерде. Делегатлар басып бик озак алкышладылар данлыклы труппаны.
    Пленар утырыш һәм үзем катнашкан "Татар халкының тарихи мирасы һәм милләтне саклап калу юллары" секциясе эше башланыр алдыннан ихтыярсыздан форумчыларны күзәтеп утырдым. Араларында татар милләтенең киләчәге турында борчылып, милли мәдәниятне, телне саклау идеяләре белән ялкынланып йөрүчеләр дә, уйчаннар да, аралашуга, фикердәшләр табуга чын күңелдән сөенүчеләр дә, битарафлар да бар иде. Әмма шулай да биредә бердәмлек рухы хакимлек итте. Аны барлык форумчылар бергәләп "Туган тел"не җырлаганда да, кунакчыл Арча ягына кичке уенга баргач та, Республика көнендә, 30 августта, милли-мәдәни үзәк каршындагы бәйрәм барышында да шәйләргә мөмкин иде. Ул кичне татар эстрадасы йолдызлары җырларына кушылып биегән яшьләр аеруча озак онытмаслар - туктаусыз диярлек яңгыр явуга да карамастан, кызлар һәм егетләр бергәләп татар музыкасына рәхәтләнеп биеделәр, уеннар уйнадылар. Бөтен кеше дә бер-берсе белән таныш булмавы да киметмәде ул бердәмлекне. Кызганыч, хәмерсез дә шулай матур итеп күңел ачучы яшьләрне күрү гайре табигый бер әйбергә әверелеп бара.
    Көтеп алынган форум инде артта калды. Бөтен делегатлар да, туган якларына кайткач, актив рәвештә милли юнәлештә эшләрләр дип уйламыйм. Әмма аларда аз гына булса да милли үзаң ныгыса, күңелләрендә гореф-гадәтләрне, борынгыдан килгән мирасны саклап калу, үстерү әһәмияте уелып калса - бу да зур казаныш булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: