Николай Ермолаев: “Без туган җиргә кирәк”
Авыл җирлеге башлыгы булу – җиңел эш түгел. Бу вазифада эшләү зур фидакарьлек, көч һәм энергия таләп итә. Аларның эш көне нормага салынмаган, гаиләгә вакытлары калмый да диярлек Чөнки тәүлек әйләнәсе авыл халкы элемтәдә булырга һәм җирлек территориясендә булган барлык хәлләрдән хәбәрдар булып торырга кирәк.
Дөрес тәрбия
“Хезмәткә дан” хәбәрчесе Удмурт Ташлысы авыл җирлеге башлыгы белән эш урынында очрашты: Николай Юрьевич баскычка басып, бина фасадына Россия флагын элү белән мәшгуль иде. Күп тә үтмәде, бинаның икенче ягында Татарстан флагы да пәйда булды.
Николай Ермолаев 1978 елның 28 сентябрендә Алексеевка авылында туа. Гаиләдә дүрт бала була, ул – иң олысы. Николай Юрьевич әйтүенчә, аларның барысын да катгый тәрбиядә үстергәннәр, һәркайсына тырышлык һәм гаделлек орлыклары салганнар.
– Әтием безгә һәрвакыт: балаларның төп эше – уку, күңел ачып йөрмәгез, дип әйтә иде. Мин 10нчы сыйныфка кадәр клубка дискотекага да бармадым, әтигә фермада булыштым. Ул ат фермасы мөдире иде, чиста токымлы атлар үстерде, аларның саны якынча 160 иде, – дип сөйли Николай Юрьевич. – Әти бик таләпчән иде, аңа каршы бер сүз дә әйтә алмадык, армиягә кадәр эчәргә дә, тартырга да рөхсәт итмәде, күрсәм – үзеңә үпкәлә, дип әйтте. Энемне дә шулай тәрбияләде. Үзе сирәк кенә тартты, бер кап тәмәкесе ике атнага җитә иде, бәйрәмнәрдә аз гына капкалый иде. Балаларга кырыс булды, ә әниебез безне жәлли, ул йомшак холыклы кеше иде, әмма әтиебезгә каршы бармады, әти сүзе – закон. Мин аңа шундый тәрбия биргәне өчен рәхмәтлемен. Армиядән кайткач, әти әйтте: “Хәзер син ир кеше, мин сиңа эчәргә, тартырга рөхсәт итәм, әмма чама белән”, – диде һәм миңа рюмкага салды. Мин баш тарттым һәм бүгенге көнгә кадәр эчмим, хәтта авыз итеп карау теләгем дә юк. Мин зарарлы гадәтләр турында болай уйлыйм: без бер генә яшибез, нигә үз гомереңне бозарга? Ир-атларның бит чамасы юк, алар егылганчы эчәргә мөмкин, ә шул көнең бушка үткән булып чыга. Шуңа күрә мин алкогольнең мәгънәсен күрмим.
Әти-әнинең дөрес тәрбия бирүе тормышның барлык өлкәләренә дә, шул исәптән мәктәп тормышына да йогынты ясамый калмый.
– Мин башта югары сыйныфларда физика, математика, рәсем һәм җыр дәресләрен укыттым. Соңрак башлангыч сыйныфларга белем бирә башладым, – дип искә ала Николай Юрьевичның беренче укытучысы Мария Иванова. – Бала чагыннан ук ул бик әйбәт малай иде. Бер генә дә шелтә алганын хәтерләмим. Әгәр дә тәртипсез булса, мөгаен, исемдә клаган булыр иде. Укуы яхшы иде, күбрәк 4-5ле билгеләре алды. Шук малайлар бар иде, әлбәттә, әмма тәртип бозучылар булмады. Ул вакытта балаларның тәртибе хәзергегә караганда яхшырак иде. Хәзер балаларның укытучылар белән низаглары турында еш ишетергә туры килә, ә элек андый хәлләр юк иде.
Мөгаен, нәкъ шундый балалардан авыл җирлеге башлыклары үсәдер дә. Мәктәпне күптән тәмамланса да, Николай Юрьевич беренче укытучысын онытмый – хәл белергә килә, ярдәм итәргә тырыша.
– Башлык буларак ул бик игътибарлы, һәрвакыт ярдәм итә, – дип дәвам итә Мария Павловна. – Үзем дә, берәр нәрсә булса, аңа мөрәҗәгать итәм, беркайчан да кире какмый. Балаларым еракта – берсе Баулыда, икенчесе Октябрьскида яши.
Армиядә хезмәтеннән соң, 1992 елда Николай Юрьевич туган авылына әйләнеп кайта, колхозда ат фермасында эшли башлый. Сүз уңаеннан, ул беренче тапкыр атка мәктәпкә кергәнче үк атланып караган. Үсмер вакытында Сабан туйларында – Баулы районында гына түгел, республиканың башка районнарында да чыгыш ясаган. Соңрак, 1994-1996 елларда, читтән торып Бөгелмә педагогика техникумын тәмамлап, авыл мәктәбендә хезмәт һәм физкультура дәресләрен укыткан. Озак та үтми, ул авылдаш кызына өйләнә, беренче кызлары туа. 1997 елда гаилә Бөгелмәгә күчеп китәргә карар кыла. Яшь гаилә фатир арендалап яши, ә Николай Юрьевич геофизика өлкәсендә эшли башлый. Тырыш һәм җаваплы булуы нәтиҗәсендә, хезмәт өлкәсендә уңышка ирешә: гади эшче вазифасыннан җитәкче урынбасарына кадәр күтәрелә. Бу эшкә ул 22 ел гомерен багышлый.
Барысы да – халык өчен
2022 елда Николай Ермолаевка Удмурт Ташлысы авыл җирлеге башлыгы булырга тәкъдим итәләр.
– Мин ризалаштым. Бөгелмәдә яшәсәм дә, туган авылымны беркайчан да онытмадым, – ди Николай Юрьевич. – Аның үсүен, чәчәк атуын теләдем, ә яшьләрне, мөмкин булганча, геофизика өлкәсенә урнаштырырга тырыштым. Анда эш сезонлы, көзен китәсең, кышны шунда үткәрәсең. Соңрак, хезмәт хакың белән кайтып, җәй буе монда буласың, хәтта йорт та төзеп була. Халык мине сайлап, ышаныч күрсәтте, мин аларның ышанычын акларга телим, авылым чәчәк атсын өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышам.
Авыл җирлеге – халыкның көндәлек мәсьәләләрен хәл итүче хакимият вәкиле. Үзгәрешләрнең уңай якка булуы, нигездә, бер-береңә ышаныч күрсәтүгә һәм бердәм булып эшләүгә бәйле – халыкның хакимияткә һәм, киресенчә, хакимиятнең халыкка ышанычына. Халык белән тыгыз хезмәттәшлек кенә көндәлек мәсьәләләрне хәл итәргә, киләчәккә планнар төзергә мөмкинлек бирә.
– Башлыкның вазифалары күп, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында миңа шалтыраталар, шундый хәлләр дә була: шалтыратып: “Иремнең кан басымы күтәрелде, Николай Юрьевич, ярдәм итегез!” – диләр. Ә мин бит табиб түгел, фельдшер да түгел. Ләкин, билгеле, йокым кача, йоклый алмыйм, Людмила Григорьевнага шалтыратам, ул пенсионерка, ләкин һаман эшли, рәхмәт аңа. Безнең авылда элемтә даими түгел, кайбер урыннарда бар, кайбер урыннарда юк. Халык миңа шалтырата, ә мин Людмила Григорьевнага шалтыратам яки өенә барам. Ярдәм итәм инде, бу бит безнең тормыш, әгәр без үзебез эшләмәсәк, кем эшләр? Нәрсә генә эшләсәм дә, халык өчен, кешеләр өчен бит.
Авыл җирлеге башлыгының эше, иң беренче чиратта, кешеләр белән эшләү. Башлык аралашучан, игелекле, дөрес карарлар кабул итә белергә тиеш. Николай Ермолаев бу сыйфатларга ия булуын эшчәнлеге белән күрсәтә.
– Без бит авылда барыбыз да бер-беребезне күреп торабыз, һәркем бер-берсе турында белә – нинди кеше, ничек яши, ничек эшли. Мин Николайны яхшы кеше буларак беләм, Ул беркайчан да ялкауланмый, беркайчан да ярдәм сораучыны кире какмый. Мин аны балачактан, ул өстәл астында яланаяк йөгереп йөргән вакытыннан бирле беләм. Минем аның бер генә начар сыйфатын да күргәнем юк. Минемчә, ул үз урынында, – дип сөйли авыл кешесе Владимир Чернов.
Авыл җирлеге башлыгы белән күп нәрсә турында сөйләшергә мөмкин, барысын да язып булмый. Ләкин Николай Юрьевичның төп хыялы – яшьләр авылда калсын, мәктәпне тәмамлау белән китмәсен. Николай Ермолаев Удмурт Ташлысы җирлегенә кергән Богатые Ключи авылын мисал итеп китерә, анда яшьләр авылдан киткәнгә күрә авыл бетүгә таба бара.
– Мин авыл өчен берни дә эшләнми дип әйтмим, ләкин минем фикеремчә, яшьләр авылда калсын һәм яшьләр монда күчеп килсен өчен, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү коэффициентларын киметергә кирәк, бу газ, су, утка кагыла, – ди авыл башлыгы. – Әгәр аларны киметсәләр, минемчә, яшьләрнең бер өлеше булса да авылга тартылыр иде. Элек ничек иде? Авылда һәм шәһәрдә түләүләр төрле иде, хәзер барысын да тигезләделәр. Шәһәрдә һәм авылда керемнәр дә төрле, һәм бүген авылда шәһәрдәге кебек эш тә юк. Шулай булгач, керемнәр дә шул ук булырга мөмкин түгел. Менә “Авыл яши” программасын алыйк. Бик яхшы программа, республикада аны башлап җибәрделәр, субсидияләр бүлеп бирәләр, зур ярдәм күрсәтәләр. Ләкин монда да бер проблема бар – кешеләр программадан файдаланырга курка. Кешеләр ничек уйлый? Эшкә алынсам, булдыра алмасам, нишләрмен, дип уйлый ул. Элек ничек иде – ферма төзеделәр, анда мөгезле эре терлек керттеләр дә барлык кирәкле шартларны булдырдылар, һәм халык аннары шуның белән шөгыльләнде. Ә хәзер ничек? Үзең сатып ал, үзең алып кайт, моны һәркем булдыра алмый. Кешеләрдә зур курку бар. Мин дә, геофизикадан киткәч, үгезләр алырга, терлекчелек белән шөгыльләнергә уйладым, ләкин мин дә куркам.
Авыл җирлеге башлыгын буыннар бәйләнеше югалу да борчый.
– Бүген яшьләр, мәктәпне тәмамлау белән, шәһәргә күчеп китәргә ашыга, – ди Николай Юрьевич. – Ә элек ничек иде? Әйтик, әтисе механизатор булып эшли икән, улын да шул эшкә тарта. Элек авылда ат фермасы да, печән комплексы да, сөт фермасы да бар иде. Барлык кешеләр шунда хезмәт куйды, акча эшләде. Ә хәзер елдан-ел яшьләр азая бара, нигездә пенсионерлар яши, безнең авылда бу 60-70 процент тирәсе. Мәсәлән, минем әтием терлекче иде, мин мәктәптән соң һәрвакыт аңа булыша идем. Барлык балалар да шулай тәрбияләнә иде. Ә хәзер андый нәрсә юк. Бала телефонны ала да, иртәннән кичкә кадәр шунда утыра. Менә үз балаларымны мисал итеп китерәм – алар да монда килергә теләмиләр, шулай диләр: “Әти, синдә бит интернет юк”. Телефон бөтен кешене җәлеп итә. Менә тагын бер мисал – клубны федераль программа буенча капиталь ремонтладылар, Владимир Путинга рәхмәт, бу минем чорда булды. Моның барысы да безнең авыл халкы өчен эшләнде, һәм җыеннарда әйтә идем – кич белән йөрисез, клубка керегез, телефоннарыгызны өйдә калдырыгыз. Кайвакыт өлкәннәр җыелалар, бәйләм бәйлиләр, бер-берсе белән аралашалар. Әмма алар аз. Без бит балаларга гореф-гадәтләрне калдырырга тиешбез – безнең ата-бабаларыбыз безгә калдырган нәрсәләрне. Әгәр без телефонда утырсак, балаларга нәрсә калдырырбыз? Бернәрсә дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев