Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәхәббәтнең милләте юк

Хатыны-актив, аралашучан, эмоциональ, ире – тыныч һәм тыйнак. Шөһрәт Сәлимов белән Азиза Заробекова бергә 22 ел. Алар үзләрен интернациональ гаилә дип саныйлар, чөнки икесендә дә төрле халыкларның: татарларның, таҗикларның һәм үзбәкләрнең каны ага.

Күчеп киләләр һәм калалар
Сәлимовлар-Заробековлар гаиләсе 2002 елның 27 октябрендә барлыкка килгән. Ә язмышны хәл итә торган танышу шуннан бер ел иртәрәк китапханәдә була.  Ул вакытта Азиза Әхмәдовнаның институтта җәйге сессиягә әзерләнә торган вакыты була. Аларны уртак кызыксыну һәм максатлар берләштергән дә, чөнки алар икесе дә-чит тел укытучылары. Үз балаларыбызга да телләрне өйрәтәсе, аларны нык һәм тату гаиләдә тәрбиялисе килде. Башта Таҗикстанда яшәдек, аннары күченү программасы буенча Красноярск краеның Ачинск шәһәренә күчтек.
– Бу шәһәрдә без ике ел яшәдек, бер улыбызга климат туры килмәде. Андагы климат кискен континенталь, ел дәвамында һава температурасының көчле тирбәлеше сизелә, анда җәй кыска һәм кыш бик озын, – ди Азиза Заробекова. – Табиблар яшәү урынын алыштырырга, йомшаграк климат сайларга киңәш итте. Әнием тумышы белән Баулыдан булганлыктан, апабыз монда күченергә киңәш итте.
Сүз уңаеннан, Азиза Әхмәдовна Баулыга бала чагында кайта торган булган, шуңа күрә шәһәр аңа таныш. Ә менә аның тормыш иптәшенә башта авыр булган –ул Таҗикстаннан, аңа Татарстан климатына озак вакыт ияләшергә туры килгән.
– Безнең климат коры, ә монда дымлы, шуңа күрә башта мин вируслы авырулар белән бик еш авырдым, – ди Шөһрәт Сәлимов.  Ләкин шәһәр миңа беренче күрүдә үк ошады. Ул зур түгел, уңайлы, барысы да якын, җыйнак кына булуы ошады. Бик матур шәһәр, аны юкка гына кечкенә Швейцария дип атамыйлар бит инде.
Баулыга күченеп килгәч, ир белән хатын, ипотекадан файдаланып, фатир сатып алганнар. Шөһрәт Сәлимов- 7нче санлы мәктәптә инглиз теле укытучысы, ә Азиза Әхмәдовна аграр көллияттә инглиз теле укытучысы булып эшли башлыйлар.

Педагоглар династиясе
– Минем әтием физик, мәгариф буенча министр урынбасары иде. Әнием-педагогика фәннәре доценты. Безнең гаилә- педагоглар династиясе, бабай да укытучы, каенанам белән каенатам да, – ди Азиза Әхмәдовна.
Ул үзе балачактан хирург булырга хыялланган. Әмма язмыш башкача хәл иткән һәм ул укытучы һөнәрен сайлаган.  Мәгариф юнәлеше белән китеп, Азиза Әхмәдовна профессиясендә тулысынча үзен тапкан һәм бүгенге көнгә кадәр тугъры калган.
– Туйга ярты ел кала миңа Вашингтонга барырга тәкъдим иттеләр, анда мин сәламәтлекләре ягыннан чикле балалар өчен тәрҗемәче булып эшләргә тиеш идем, – дип искә ала Азиза Әхмәдовна. – Мин ул вакытта Таҗикстанда уку үзәгендә чит ил кешеләре белән эшли идем. Анда бер Линда исемле таныш кыз бар иде. Ул миңа Вашингтонда калу өчен медицина институтына керергә ярдәм итәчәген дә вәгъдә итте, тик мин булачак гаиләне сайладым. Хирург булырга хыялландым, ләкин педагог минем канымда булса кирәк, хәзер бернәрсәгә дә үкенмим.
Гаилә башлыгының да башка илгә күчү белән бәйле перспективалары булган. Ул шулай ук алтын чыгару буенча уртак таҗик- британ оешмасында тәрҗемәче булып эшләгән. Кеше үзенчә уйлый, ә Аллаһы Тәгалә үзе урнаштыра дип юкка гына әйтмиләр. Ике педагог та шул вакыттагы СССРда кала.
Язмыш аларны шулай таныштыра, алар бер шәһәрдә яши. Кыз Дүшәмбе шәһәрендә дәүләт телләре институты студенты, ә аның булачак тормыш иптәше шул ук шәһәрдә тәрҗемәче булып эшли. Таҗикстанга студент чагында тумышы белән Баулыдан булган Азиза Әхмәдовнаның әнисе килгән. Покров-Урыстамак мәктәбен тәмамлап, соңрак, югары уку йортында укыганда, ул студентлар төзелеш отряды составында Таҗикстанга китә, анда ул елларда Нурек ГЭСы төзелә торган була.
– Әниемнең буе кечкенә, шуңа күрә аны төзелешкә алмадылар, мәктәпкә пионервожатый итеп җибәрделәр, – дип сөйли Азиза Әхмәдовна. – Ә соңрак бу мәктәпкә физика укытучысы булып практикага аның булачак ире, минем әтием дә килә. Алар бер-берсенә гашыйк була, өйләнешәләр. Шулай итеп әнием шунда калган.
– Таҗикстанда яшәсәм дә, мин Баулы районын беркайчан да онытмадым, – ди Азиза Әхмәдовна. – Җәй көне бирегә әнием белән әбием янына еш кайта идек. Мин мондагы балалар белән дә аралашып, дуслашып үстем. Ачинскидан Баулыга күчеп китү мәсьәләсе тугач, мин бик сөендем. Ә Баулының иремә ошаячагын төгәл белә идем.

Капма-каршы холыклы булсалар да, бер- берсенә тартылганнар
Ир белән хатынга карап, аларның шулкадәр төрле характерлы булып та, бергә кушылып яшәүләре бераз гаҗәпләнү уята? Хәтта сөйләшкәндә дә Шөһрәт Мәхкәмбоевичның хис-кичерешләргә шактый тыйнак булуын сизәсең, аз сөйли һәм сорауларга да уйлап кына җавап бирә. Аның тормыш иптәше, Азиза Әхмәдовна, киресенчә- сорауга яшен тизлеге белән җавап бирә,  хис-кичерешләр йөзендә чагыла.
– Мин һәрвакыт әйтәм, без бер-беребезгә плюс һәм минус буларак тартылдык, – ди көлеп Азиза Әхмәдовна. – Ул һәрвакыт бик тыныч булды. Һәм миңа ир- атлардагы бу сыйфат ошый. Без бүгенге көндә бер-беребезне тулыландырабыз. Күз алдына китерегез, әгәр дә без икебез дә шундый актив, эмоциональ булсак? Без күптән “янган”, уртак тел таба алмаган булыр идек, мөгаен. Әгәр дә икебез дә тыныч булсак? Эч пошып, көнкүреш мәшәкатьләренә батып яшәр идек. Сүз уңаеннан, мин кияүгә чыгар алдыннан ук Шөһрәткә әйтеп куйдым- мин ирекле кеше, актив булырга яратам, үзем теләгәнне эшләргә яратам. Мин кечкенәдән үк төрле чараларда катнашам, башкача үзгәрә алмыйм.
Әлбәттә, тормыш иптәше бу сыйфатларына каршы да түгел. Сирәк очрый торган чибәрлектән тыш, тормыш иптәшендә мондый җанлылык һәм үзгә характер булуы аңа ошый. Өстәвенә, ул аңа дүрт ир бала бүләк иткән. Әйтерсең лә, барысын да сайлап кына алганнар: физик яктан таза, яхшы укыйлар, үз мавыгулары бар, кызыксынучаннар.
– Олы улым Бунед иҗадирак кеше, холкы буенча тыныч, игелекле, – ди Азиза Әхмәдовна. – Һәрвакыт физика һәм математика белән мавыга, шигырьләр укырга ярата, төрле иҗади конкурсларында еш чыгыш ясый, хәтта чараларда алып баручы да булырга мөмкин. Җиңүче дипломнары күп. Аңа 21 яшь. Ул хәзер Камчаткада төзелеш отрядында. Икенче улыбыз- Нәсим быел Баулы аграр көллиятен «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча тәмамлады. Футбол белән шөгыльләнә, Татарстан лигаларында катнаша, хәзер югары уку йортына документлар тапшырдык, укырга керер дип өметләнәбез. Холкы буенча тыныч, тәвәккәл, сабыр, игелекле. Ул шулай ук бик җаваплы, башта уйлый, аннары гына сөйли.
Гаиләдә балаларга тәрбия дә, белем дә бирергә тырышалар. Балалар турында сөйләгәндә аларның икесенең дә күзләрендә ярату, иреннәреннән елмаю төшми.
– Өченчесе- ут борчасы кебек бала. Аңа 17 яшь, кискенрәк характерлы, яхшы күңелле. Ул башта сөйли, аннары гына уйларга мөмкин, нечкә күңелле, – дип сөйләвен дәвам итә уллары турында Азиза Әхмәдовна. – Элек шулай ук спорт белән шөгыльләнә иде, әмма имгәнү сәбәпле, спорт белән шөгыльләнми башлады. Агроколледжда слесарьлек һөнәренә укый. Киләчәктә аның юрист булу теләге дә бар. Әле тәгаен генә әйтми. Башта Бөгелмәдә пешекче булырга укырга кергән иде, бер елдан соң пешекче эше аныкы түгеллеген аңлады. Аннары аны мондагы агроколледжга бөтенләй башка һөнәргә күчерергә туры килде.
Азиза Әхмәдовна улларыннан соң дүртенчегә кыз бала алып кайтырга теләгән. Ләкин анысы да кыз булмаган.
– Кече улым Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә туды. Аны мин могҗиза – балам дип әйтә алам. Чыннан да, ул безгә могҗиза белән бирелде. Бала табу да, йөклелек чоры да гаять авыр булды. Без аны саклап кала алдык. Ул хәзер бик яхшы укый, барысын да тиз һәм җиңел истә калдыра, иң яхшы укучы булырга тырыша. Төпчегебез үзенә кисәтүләр ясауларын яратмый, холкы буенча җаваплы, тыныч. Өченче ел волейбол белән шөгыльләнә һәм киләчәктә чемпион булачагын максат итеп куя.
Гаиләдә ата-ана балаларына дус һәм остаз. Тормышта нәрсәне һәм ничек яхшырак эшләргә кирәклеген һәрвакыт алар киңәш итәләр.
– Мәктәпне тәмамлагач, өченче улым Самин белән сөйләшеп утырганымны хәтерлим әле, – ди Азиза Әхмәдовна.– Мин аңардан кем булырга теләвен сорадым. Ә Нәсим, аның олы абыйсы, бу вакытта практикадан соляркага, майга батып өйгә кайтты. Һәм шунда Самин үзенә һөнәр сайлап та куйды: “Минем болай майга батып йөрисем килми, мин пешекче булам. Тук та булырмын, җылыда да булырмын” диде. Һәм шулай итеп, ул Бөгелмәгә китте. Сентябрь, октябрь айлары укыды һәм менә яңалык – аның пешекче буласы килми! Училищеда балык ризыкларын өйрәнә башлаганнар, ә аңарда балыкка аллергия. Кайтты да, юрист булам, ди. Әлегә кем булырга теләвен үзе дә тәгаен генә билгеләмәде ул, ләкин нинди генә һөнәр сайласа да, без аны хуплаячакбыз, ярдәм итәчәкбез. Безнең гаиләдә «мин», «минеке» дигән сүзләр бөтенләй юк,  гаиләбездә “без”, “безнеке” дигән сүзләр генә бар. Без һәр эшне бергә эшләргә тырышабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев