Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Илшат Әминов: Талантлы журналистлар ел саен бик күпләп эштән китә

«Хезмәт күрсәтү өлкәсенә — пиар-менеджер, спичрайтерлар һәм башкалар булып китәләр, анда уртача хезмәт хакы массакүләм мәгълүмат чараларына караганда ике тапкыр күбрәк», — диде.

ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов журналистларның хезмәт хакы түбән булу проблемасын күтәрде. «Талантлы журналистлар ел саен бик күпләп китә», — диде ул.

«Хезмәт күрсәтү өлкәсенә — пиар-менеджер, спичрайтерлар һәм башкалар булып китәләр, анда уртача хезмәт хакы массакүләм мәгълүмат чараларына караганда ике тапкыр күбрәк. Анда уртача 80-100 мең сум түлиләр», — диде Илшат Әминов.

Ул ММЧ хезмәткәрләре хәзер уртача, ә районнарда түбән акча түләнә торган категориягә керүен билгеләп узды. «Журналистлар берлеге һәм „Татмедиа“ журналист һөнәре абруен күтәрер өчен бөтен көчен куячак. Без инде гонорарлар турында күптән әйтәбез», — диде Әминов.

Журналистлар берлеге рәисе милли кадрлар әзерләү өстенлекле мәсьәлә булуын ассызыклады. «Казан федераль университеты белән эшне дәвам итү кирәк, грантлар системасы безнең бердәнбер коткару чарасы», — дип белдерде.

Илшат Әминов, шулай ук, бүген аудитория визуальләштерелгән контентны яхшырак кабул итүен билгеләп узды. 

Фото: Татар-информ

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/03-02-2021/ilshat-minov-talantly-zhurnalistlar-el-saen-bik-k-pl-p-esht-n-kit-5803712

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев