Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ятимне торак белән тәэмин итү таләп ителә

Баулы прокуратурасы ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүгә кагылышлы торак законнарын үтәү буенча тикшерү уздырган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 21 яшьлек баулылы балигъ булмаган вакытта ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган булган.
2017 елдан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының торак комиссиясе карары белән, ул махсус торак фондының ятим балалар исемлегенә кертелгән. Ләкин аңа һаман торак бирелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура төбәк министрлыгына ятимгә уңайлы торак бирү турында таләп белән судка мөрәҗәгать иткән. Күзәтчелек органының таләпләре канәгатьләндерелгән.
Карарны үтәү һәм ятимнең хокукларын торгызу прокуратура контролендә кала.

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев