Яңа Чүте өлкәннәрен котлаганнар
Баулы районында Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Яңа Чүте авылында да бәйрәм кичәсе узган.
Авыл җирлекләрендә яшәүче өлкән буын вәкилләре хөрмәтенә бәйрәм чаралары, гадәттә, авыл мәдәният йортларында үткәрелә. Яңа Чүте авылында да бу матур традиция яшәп килә. Быел да өлкәннәрне клубка кичәгә чакырганнар. Алар, бәйрәм табыны артында сыйланып, концерт карап, чордашлары белән рәхәтләнеп аралашып утырганнар.
Әби-бабайларны Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин да тәбрик иткән.
– Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез, – дип җылы теләкләрен җиткергән ул.
ФОТО: ЯҢА ЧҮТЕ КЛУБЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев