Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлнара Гомәрова: “Ирем: “Беркемнән дә качып йөрмим, чакырганнар икән – барам”, – диде”

Махсус хәрби операция башланганнан бирле өч ел вакыт узды. Анда катнашучы якташларыбыз, гомерләрен куркыныч астына куеп, меңнәрчә чакрым ераклыкта ватан сагында торалар. Әти-әниләре, тормыш иптәшләре һәм башка туганнары алар өчен ут йотып яшиләр. Райондашыбыз Гөлнара Гомәрова да иренең кайтын түземсезлек белән көтә.

Мәхәббәт тарихы

Гөлнара Гомәрова белән аның эш урынында очраштык, ул – Уба авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире. Әңгәмәдәшебез аралашучан булып чыкты, ире Флорисны махсус хәрби операциягә озату мизгелгелләрен сабыр гына искә алды. Мобилизация башлануга, хәрби комиссариаттан повестка килгән көнне яхшы хәтерли ул.

– Флориска повестканы 2022 елның 21 октябрендә бирделәр, икенче көнне алып та киттеләр, – дип искә ала Гөлнара. – Ул үзен чын мәгънәсендә ир-егет кебек тотты, миңа шунда ук: “Беркемнән дә качып йөрмим, чакырганнар икән – барам”, – диде. Билгеле, минем аны җибәрәсем килмәде, борчылдым. Ул мине ЗАГСка алып барам дигән иде. Бу вакытта безнең никах законлы рәвештә теркәлмәгән иде әле.  “Көтәрмен, кайт кына, аннары туй итәрбез”, – дидем.

Гөлнара сөйләвенчә, Флорис – әйбәт, кайгыртучан һәм юмарт тормыш иптәше. Аларның мөнәсәбәтләре 2021 елда, икесенең дә тормышында катлаулы чорда башланып китә. Гөлнара элек никахта торган, Флорисның да аерылган вакыты, авыру әтисен караган чагы.

– Мин Флорисны бәләкәйдән беләм, безнең әти-әниләр дус иде, ләкин шәхсән үзе белән якыннан аралашкан булмады, – ди Гөлнара. – Әтисе авырган чакта ул миннән укол ясавымны үтенде. Шулай акрынлап бер-беребезне якыннан белә башладык. Флорисның әтисен ничек кайгыртуын күреп, яхшы кеше булуын аңладым. Ул шунда ук диярлек миңа игътибар күрсәтә башлады. Өйләренә барып, уколлар кадагач, чәй эчеп, сөйләшеп утырдык.  Мөнәсәбәтләр бик тиз башланды, Флорис чәчәкләр бүләк итте, ул хәзер дә, ерак булуына карамастан, миңа чәчәкләр җибәрә. Ә иң мөһиме, ул миңа бик ярдәм итте. Тормышымның катлаулы чорында миңа шундый кайгыручы кирәк иде, һәм ул миңа шушы яклау һәм кайгыртуны бирә алды. Өстәвенә, ул – озын буйлы, киң җилкәле, ә мин исә – кечкенә генә, нәфис  кенә. Миңа аның белән бернәрсә дә куркыныч түгел иде. Миңа тагын аның минем турыда кайгыртуы, матур сүзләр – матурым, җимешем, дип әйтүе ошый иде.

Гөлнара әйтүенчә, нәкъ менә шул вакытта ул, ниһаять, көчле ир-атны очратуын, яклаучысы булуын аңлаган, үзен таш дивар артында кебек хис иткән, үзен чын-чынлап бәхетле тойган, янәшәсендә һәрвакыт таянырга мөмкин булган кеше барлыгына инанган. Гөлнара үзе дә Флориска авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәргә тырышкан, чөнки аның тормышында да катлаулы сынаулар булып торган. Башта, бик каты авырып, әтисе үлеп киткән, аннан соң – әнисе. Бу хәлләрнең барысы да 2022 елда булган. Катлаулы тормышта үзара ярдәмләшү ике йөрәкне тагын да якынайткан.

             

                  “Иң мөһиме – ул исән”       

Иренең махсус хәрби операцәге хезмәте турында Гөлнара аз белә. Күп белсә дә, әйтмәс иде. Өстәвенә, алгы сызыктагы тормыш турында ир-ат үзе дә сөйләргә яратмый, чөнки анда һәр көн – зур сынау, киеренкелек һәм борчылу, ул хәлләрне кадерле кешеңә сөйләмәү хәерлерәк.

Гөлнара иренең Херсон юнәлешендә хезмәт итүен,  солдатлар көнкүрешенең кайбер нечкәлекләрен генә белә. Флорис, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен, дәүләт бүләгенә – “Батырлык өчен” медаленә – лаек булган. Ә башкасы хәрби сер һәм куркынычсызлык пәрдәсе артына яшеренгән.

Гөлнара сүзләренә караганда, хәзер аның өчен иң мөһиме – иренең шалтыратып торуы. Флорисның исән булуы аңа яшәргә көч бирә. Хәрби бурычын үтәгәндә атналар буе элемтәгә чыкмаган чакларда, Гөлнара үзенә урын таба алмый, һәр хәбәрне борчылып көтә, иренең кайтыр көннәрен саный. Иң авыры – билгесезлек, шулай да иренә булган ышаныч һәм мәхәббәт бу кыенлыкларны кичәргә булыша.

– Иң мөһиме – ул исән, – ди Гөлнара. – Анда кыен булуын үзем дә беләм, шуңа күрә хезмәте турында сорамыйм. Аңа ярдәм итәргә, авыр уйлардан арындырырга тырышам, үземнең хәлләрне сөйлим. Безнең сөйләшеп сүзләр бетми, ялга кайткач, бигрәк тә.

Сүз уңаеннан, Флорис ялга кайткан, шулай ук, җәрәхәтләнеп, хастаханәдә яткан.

  – Флорис окопка сикергәндә җәрәхәт алган, – дип сөйләде Гөлнара. – Тезенә операция ясадылар, аннары ул Казан һәм Самара хастаханәләрендә дәваланды. Терелеп беткәч, кабат фронтка алдылар. Ярты елдан отпускыга кайтты, шул чагында, 29 декабрьдә ЗАГСта язылыштык, ул шулай теләде.

Сүз уңаеннан, Гомәровлар гаиләсенең туй тантанасы ЗАГСта 2023 елны төгәлләгән һәм бу елда өйләнешкән 120нче гаилә булган.

Кыска ялга кайткач, Флорис туганнары һәм якыннары белән очрашырга ашыга. Сугышчының кайтуын мул табын белән каршы алалар.

– Бәйрәм ясыйбыз, ирем киткәнче күрешеп калсыннар дип, кунаклар чакырабыз. Кайтуын алдан хәбәр итә, мин аны крашы алам. Өй ризыклары әзерлибез, алар тансык бит, – ди Гөлнара.

Сугыш кешене үзгәртәме? Гөлнара сүзләренчә, иренең элеккеге җиңелрәк уйлавы юкка чыккан, ул хәзер һәр адымын уйлап эш итә. Флорис җитдиләнгән, ул хәзер тормышка башка күзлектән карый, һәр мизгелнең кадерен белә. Ә яраткан тормыш иптәшенең мәхәббәте һәм ышанычы аның тормышында зур роль уйный, көч һәм өмет бирә. Сугыш аны үзгәрткән, ләкин сындырмаган. Ул аның ныклыгын, батырлыгын  сынаган һәм тормыштагы иң мөһим нәрсәләрнең кадерен белү сәләтен арттырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев