Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гардеробны баета торган җәйге биш кием

Киемгә күпме генә акча сарыф итсәк тә, беркемнең дә «арзан» булып күренәсе килми, әлбәттә. Кыйммәт, зәвыклы, байсымак булып күренә торган образны җыю бер дә җайлы түгел. Әллә никадәр акча туздырып та ирешеп булмый кайчак шул «байсымаклыкка».

Киемгә күпме генә акча сарыф итсәк тә, беркемнең дә «арзан» булып күренәсе килми, әлбәттә. Кыйммәт, зәвыклы, бай сыман булып күренә торган образны җыю бер дә җайлы түгел. Әллә никадәр акча туздырып та ирешеп булмый кайчак шул «бай сыманлыкка». Тукымаларга да игътибар итәргә, тегелешен дә карарга, өлгесен дә онытмаска кирәк. Актуальлеген дә югалтмасын ул. 
Теләсә кайсы образны «кыйммәтрәк» күрсәтүче биш киемгә игътибар итегез. Аларны мөмкинлегегездән чыгып төрле бәядән табарга була.

Ак күлмәк (рубашка)
Заманча гардеробны әлеге киемнән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар икәү булса, тагын да яхшы. Берсен блузка буларак киеп йөрергә, икенчесен икенче катлам итеп кулланырга була. Ак күлмәк сайлаганда аның төсенә игътибар итегез. Ул идеаль ак булырга тиеш. Бу сезонда монохром, ягъни бер үк төстәге киемнәрдән торган образ модада. Шул стильдә киенәсегез килсә, төсләре 100 процент туры килсә яхшы. Ак төс, гомумән, бөтен төс белән дә туры килә. 

Үрелгән сумка-кәрзин 
Аларның ниндие генә юк хәзер. Олыраклары да, кечкенәләре дә. Пляж өчен сөлге, эш өчен ноутбук сыя торганнары да бар. Элек алар пляж аксессуары буларак кулланылган булса, хәзер шәһәр стиленә дә яраклаштылар. Туры итеп тегелгән джинсы чалбар, ак күлмәк, босоножки һәм кәрзин-сумка – бу сезон өчен идеаль образларның берсе.

Иркен тегелгән чалбар
Чалбарлы костюмнар бик популяр булып китте. Иң рәхәте – аны аерым да киеп була бит!  Хәтта аерым да сатып алырга мөмкин. Тагын бер матур образ өчен ир-атларныкына охшаш яки палаццо стилендәге чалбар киегез. Уңайлылык беренче урында булырга тиеш бу очракта: сулый торган тукыма, җәй өчен килешә торган төсләр сайлагыз. Ә менә аяк киеме сайлаганда игътибарлы булыгыз. Босоножки йә сандали аеруча туры киләчәк. Кроссовкалардан баш тартыгыз. 

Ак күлмәк
Образ җыеп азапланырга теләмәүчеләр өчен иң җайлы вариант бу. Бары тик үзегезнең идеаль күлмәгегезне генә табасы кала. Иң мөһиме – актуаль булган киселешле күлмәк сайлагыз. Аннан башка идеаль образ чыкмаячак. 
Мини күлмәк сайласагыз киң җиңлесенә игътибар итегез. Мондый күлмәкләрне кроссовкалар, сандалилар йә яссы табанлы башка аяк киеме белән киеп йөрү яхшы булыр. 
Сыланып торган модельне якын итсәгез, миди йә макси озынлыктагы күлмәкләрне сайлагыз. Ерыгы булса йөрер өчен уңайлырак. Мондый озынлыктагы күлмәкләр үкчәле аяк киеме белән матур күренә. 

Җыйнак алкалар
Аксессуарларсыз образ төгәлләнмәгән булып тора. Хәзер «хупы» алкалар бик актуаль. Алтын төсендәгесендә тукталсагыз, артык сарысын алмагыз. Тагын бер мөһим киңәш: бижутерия яратсагыз, аны карап торыгыз. Алар тиз эштән чыгучан була. Ә иске аксессуарлар кыйммәтле образның дошманы.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев