Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ел башыннан бирле Татарстанда 50 кеше батып үлгән

Ел башыннан бирле Татарстарда 50 кеше батып үлгән. Шуларның дүртесе — балалар. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

«Коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 36 кешенең гомере өзелде. Шуларның икесе — балалар. Фаҗигале очракларның күбесе, нигездә, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенганда теркәлә»,-дип ачыклык кертте Венедиктов. Ата-ана күз-колак булмау аркасында суга егылып төшкән ике баланың гомерен дә саклап калган коткаручылар. Балыкчыларга да уяулыкны югалтмаска куша алар. Ел башыннан бирле Татарстанда ун балыкчыны коткарганнар.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев