Баулылыга җәза
Баулы шәһәрендә яшәүче ир-ат, полиция хезмәткәренең законлы боерыгына буйсынмаган өчен, административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Баулы шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Суд тарафыннан ачыкланганча, 9 майда Баулы кешесе, үз фатирында алкоголь исереклеге хәлендә, полиция хезмәткәренә сүгенү сүзләре әйтә, кулларын селтәп, аны этеп җибәрә, аның законсыз гамәлләрне туктату турындагы таләпләрен үтәми, хокук саклау органнарына карата ачыктан-ачык каршылык күрсәтеп, үзен агрессив тотуын дәвам итә.
Суд хокук бозучыны Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.3нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип таба һәм аңа ике тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев