Баулыларны ревакцинация турында искәртәләр
Районда бер атна эчендә коронавирус инфекциясенең 153 яңа очрагы ачыкланган.
Баулы районында Covid-19 белән авыручылар саны арта бара. Соңгы атна эчендә генә дә вирус йоктырган 153 баулылы ачыкланган. Бу хакта “Баулы-информ”га Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр итте. Пандемия башланганнан бирле, безнең районда Covid-19ның 330 очрагы теркәлгән.
Алатырева районда санитар нормалар үтәлешен тикшерү дәвам итүен билгеләп үтте. Узган атнада ел башында, Баулы районында битлек режимын бозуның йөздән артык очрагы турында хәбәр иткән идек.
Баулы район үзәк хастаханәсе табиблары көчәйтелгән режимда эшли. Табиблар инде рәттән икенче атна ялларда эшкә чыга. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев редакциягә хәбәр иткәнчә, бер атна эчендә район хастаханәсенә югары тепература белән 501 кеше мөрәҗәгать иткән, шулай ук ашыгыч ярдәм чакыруның 56 очрагы теркәлгән.
– 15 февральгә булган мәгълүмат буенча, районда коронавирус инфекцияле 514 пациент исәпләнә, шуларның 211е – лабораториядә расланган Covid-19 белән, 302се лабораториядә расланмаган вирус белән, – дип мәгълүмат бирде баш табиб. – Инфекция госпиталендә 20 пациент бар, шуларның җидесе кислород ярдәмендә сулый.
Глеб Алексеев ассызыклаганча, авыручыларның яртысы диярлек коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатмаган.
– Бүгенге көндә Covid-19га каршы вакцинацияне 20 471 баулылы узган, шулай ук 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 46 бала да прививка ясатты, – дип хәбәр итте Алексеев. – Кайбер гражданнарның ревакцинация вакыты җиткәнлеген искәртәм.
Ревакцинацияне Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында, шулай ук район үзәк хастаханәсендә узарга була. Предприятиеләр, үз хезмәткәрләрен вакцинацияләү өчен, район үзәк хастаханәсенә коллектив заявка җибәрә ала. Район җитәкчелеге дә халыкны ревакцинациягә узарга чакыра.
– Организмда антитәнчекләр дәрәҗәсен саклау өчен, ревакцинация ясарга кирәк, – дип билгеләп үтте Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров. – Бу уңайдан оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре арасында аңлату эшләре алып барырга һәм, медицина бригадасы оешмага килсен өчен, хастаханәгә заявка җибәрергә кирәк.
Ревакцинацияне, алдан 8 (85569) 6-14-41 телефоны буенча язылып, “Спутник V” яки “Спутник Лайт” препаратлары белән узарга була.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев