Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыларга контракт буенча хезмәт итү отышлы

    Узган ел безнең районнан контракт буенча кораллы көчләр сафында хезмәт итәргә 15 кеше киткән, шуларның яртысы сроклы хәрби хезмәт узган, калганнары, урта һөнәри белем алганнан соң, контракт буенча хезмәт итәргә киткәннәр. Бүгенге көндә, яшьләр үзләре сайларга хокуклы: гомуми нигезләрдә бер ел хезмәт итәргәме яки ике елга контракт төзергәме.

    Россиядә контракт буеча хезмәт итү мөмкинлеге күптән барлыкка килгән, ә сроклы хәрби хезмәт үтмичә генә контракт буенча китү 2016 елдан гына башланган. Яшьләр аңлы рәвештә кораллы көчләр сафына нәкъ менә контракт буенча баралар, ә кайберләре махсус рәвештә авыр климат шартлары булган җирлекне сайлыйлар. Мәсәлән, быел якташыбыз – студент егет тә шулай эшләгән, сроклы хәрби хезмәт үтәргә китмичә, Дүшәнбедә хезмәт итүгә контракт төзегән. Таҗикстан республикасында хезмәт итү авыр климат шартларында уза, шуңа күрә хезмәт хакы да югары, 40 мең сумнан башлап, бу уртача климатлы округтагыдан берничә тапкыр күбрәк. Моннан тыш, Таҗикстанда хезмәт итүнең бер елы Россиянең урта полосасында өч ел хезмәт итүгә тиң. Сүз уңаеннан, хезмәт хакы турыдан-туры яшьләр хезмәт итү өчен сайлаган җирлекләргә бәйле. Шулай ук хезмәт итү урынын һәм гаскәр төрләрен дә алар үзләре сайлыйлар.

    Контракт буеча хезмәт итү берничә өстенлеккә ия. Күпләрне матди аспект кына түгел, башка уңайлыклар да җәлеп итә. Бу күп санлы ташламалар да: хезмәт торагы һәм ташламалы хәрби ипотекага хокук, бушлай туклану, ял итү урыннарына юлламалар алганда ташламалар. Шулай ук Россия армиясендә контракт буенча хезмәт итүгә гражданнарны пенсиягә иртә чыгу да җәлеп итә. Хәрби хезмәткәр пенсиягә 20 елдан соң чыгарга мөмкин. Әгәр ул авыр климат шартларында уза икән, иртәрәк тә чыга ала. Сүз уңаеннан, күп кенә яшьләр акча эшләү өчен контракт буенча хезмәт итәргә баруларын яшермиләр.

    – Бүгенге көндә, контракт буенча хезмәт итүчеләргә яхшы хезмәт хакы ала. Аның минималь күләме 25-27 мең сум тәшкил итә. Һәм бу ахыргы сумма түгел, – ди хәрби комиссар Илшат Халитов. – Хәрбиләрнең әлеге хезмәт хакына өстәмә түләүләр дә исәпләнә. Алар хәрби хезмәт итү шартлары, стаж өчен (мәсәлән, бүлекчә командиры гади солдатларга караганда 10,15 меңгә күбрәк ала), шулай ук квартал саен премияләр дә бар, өстәвенә, ел азагында 13нче хезмәт хакы түләнә. Шулай ук физик әзерлек өчен айлык өстәмә дә каралган, бу ГТО кебек үк диярлек, тик анда махсус хәрби нормативлар бар. 13 ел хезмәт иткәннән соң шәхси торагыңны алу мөмкин булуы да яхшы. Бу хәрби ипотека ярдәмендә мөмкин. Аның асылы шунда: ун ел дәвамында ипотека взносларын хәрби хезмәткәр үзе түгел, ә дәүләт түли, бер елга 250 мең сум түләнә. Дөрес, программада контракт буенча хезмәт итү вакыты өч елдан да ким булмаган хәрби хезмәткәрләр генә катнаша ала. Һәм инде ипотека алгач, дәүләт әлеге өч ел хезмәт итү дәверенә ипотека кредитын түли, кагыйдә буларак, бу 750 мең сум тирәсе.

    Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА

    Фото: http://pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: