Баулыларга киңәш: эсседән ничек сакланырга?
Быелгы җәйдә үтә дә кызу һава торышы урнашты. Мондый эсселекне күпләр авыр кичерә. Шуңа күрә кайбер киңәшләргә колак салу зыян итмәс.
Көннең иң эссе вакытында, ягъни 11дән 17 сәгатькә кадәр кояш астында озак тормаска тырышыгыз. Йөрәк авырулы кешеләргә кояшның активлыгы аеруча югары булганда урамга чыкмау яхшы. Кан басымы югары булганнарга аны үлчәп торырга кирәк. Сәламәт кешеләргә дә эсседә авыр физик хезмәт белән озак шөгыльләнмәү мәслихәт. Бүлмәдә вентилятор кулланган очракта, аның янында озак тормагыз, чөнки эссе тәнгә салкын һава өрдереп, өске сулыш юллары инфекциясен китереп чыгарырга мөмкин. Бинаны ешрак юешләп җыештырыгыз. Йоклаганда өстегезгә ябып ятмагыз, тәрәзәләрне ачып йоклагыз.
Су кергәндә, кояшта кызынганда саклык таләпләрен онытмау мөһим. Тән тиресе кызарып чыгу – хәвефле билге. Бу беренче дәрәҗә пешү дигән сүз. Пляжда, су буенда зонт яки күләгәле җирдә урнашу зарур. Тән тиресенә кояштан саклаучы крем сөртү кирәк.
Эсседә ачык төстәге, табигый тукымалардан тегелгән киемнәрдән йөрү яхшы. Башны кояш нурларыннан саклау өчен, яулык бәйләп, эшләпә, бейсболка киеп йөрергә кирәк. Кояш астында озак булганнан соң баш әйләнә, күңел болгана, йөрәк ешрак тибә башлый, бу – кояш сугуның беренче билгеләре. Кеше хәтта аңын югалтырга, ә тән температурасы 41 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Хәлегез кискенләшсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Эсседә туклануга игътибарлы булу зарур. Тозлы, майлы, кыздырылган, әче ризыклардан баш тартыгыз. Яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт ризыклары файдалы. Гомумән, кызуда азрак ашау яхшырак. Эчү режимын да көйләргә кирәк. Эссе көннәрдә кофе, газлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту киңәш ителми. Сусауны басу өчен, газсыз чиста су (олы кешеләр өчен – көнгә 1,5-2 литрга кадәр) һәм шикәрсез чәй эчү яхшы. Эчемлекләрнең температурасы 18-20 градус булырга тиеш. Исерткечне бөтенләй кулланмагыз! Эчкәч, кан тамырлары киңәя, суга кергәч, температуралар аермасыннан (тән — 36,6, ә су — 18-20 градус) кан тамырлары кискен тарая һәм шартлый. Бу инфаркт, инсульт кебек күңелсезлекләргә китерергә мөмкин.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев