Баулылар, сулыкларда сак булыгыз
Сулыкларда бәхетсезлек очраклары сәбәпләренең берсе – тиешсез урында су керү.
Көннәр эссе торганлыктан, сулыкларга баручылар саны арта. Алар янында ял иткәндә түбәндәге гамәлләр тыела:
– су коену тыелуы турында элмә такталар куелган урыннарда су керү;
– алкоголь исереклеге хәлендә су коену;
– суга сикерү өчен җайлаштырылмаган корылмалардан суга сикерү;
Шуны онытмагыз: тиешсез урында су коену кеше гомеренә куркыныч тудыра, чөнки андый җирләр куркынычсызлык таләпләре нигезендә җиһазланмый.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев